Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз эшләрен дәвам итәләр

Юлларда өлкән, урта буын белән беррәттән, яшьләр дә хезмәт куя.

Илдә масхсус режим кертелсә дә, кайбер хезмәтләр үзләренең эшчәнлекләрен туктатмады.

Мисал өчен, ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче участогы эшчеләре, механизаторлары таҗлы вирус белән бәйле вәзгыятькә кадәр ничек эшләсәләр, хәзер дә шулай эшләүләрен дәвам итәләр. Бу көннәрдә алар М7 Волга - Баландыш участогында асфальттагы чокыр-чакырларны, ярыкларны ямау эшләре белән мәшгуль. Биредә юл участогы мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы хезмәт куя. Аның әйтүенчә, язның иртә килүе, температураның кискен үзгәреп торуы чокырчакырларның, ярыкларның күп күләмдә барлыкка килүенә китергән, чокыр-чакырларны, ярыкларны ямау асфальт юлның гомерен озайту өчен мөһим. Мәсәлән, 13 апрель көнне әлеге бригада составында эшчеләр Илдар Яруллин, Рифнур Шиһапов, Александр Миронов, Булат Мөбәрәкшин, тракторчы Фәнис Яруллин, иске асфальтны фреза белән кисүче Рафис Халиков, катоклау остасы Сөләйман Фәрхуллин эшләде.

Тулырак  "Теләче" газетасыннан укый аласыз. 
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев