Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз фикерләрен белдерделәр

Белгәнегезчә, Дәүләт Советы депутатлары- “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары ишегалды территорияләрен яңарту буенча республикада яңа программаны гамәлгә кую инциативасы белән чыккан иделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге  тәкъдимгә теләктәшлек белдердереп, “Безнең ишегалды” максатчан программасы эшләүне йөкләгән иде. Районыбыз халкы да әлеге яңалыкны сөенеп кабул итте. Теләчедә  район җитәкчеләре халык белән очрашып, аларның фикерләрен тыңлады. Коператив урамындагы күп катлы йортларда яшәүчеләр дә очрашуга күмәкләшеп килде. Алар  төзекләндерү барышында ишегалды территориясен асфальтлау, яктырту, машина куярга махсус урын кирәклегенә басым ясады. Биредә гомер итүче яшь гаиләләр район җитәкчелегенә  балалар мәйданчыгы булдырырга кирәклеген дәлилләде. Өлкән буын вәкилләре йортлар янында утыргычлар, чүп савытлары булса яхшы булыр дигән фикер җиткерде.    Бу көнне күп фатирлы  яшәүчеләргә ишегалларын тәртипкә китерү буенча эшнең ничек  оештырылачагын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хамидуллин  аңлатты. 

 Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X