Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зенитчы кыз Таисия

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннар Советы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына тирән һзм күркәм эчтәлектәге Рәхмәт хатлары әзерләде.

Бүген, ягъни 7 май көнне шул Рәхмәт хатларының берсе - районыбызның Күкчә авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сабирҗанова Таисия Павловнага тапшырылды. Бүләкне һәм бәйрәм күчтәнәчләрен иясенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов тапшырды. Бүләк тапшыру танатанасында ветеранның улы Рәис белән килене Фирдәвес катнашты. Таисия Павловна шулар һәм оныклары, оныкчыклары янәшәсендә мул, тыныч тормышта яши, бәхетле картлык кичерә.
Таисия Павловнага фронтка чакыру кәгазе 1943 елда килә. Сугышта ул зенитчы буларак хезмәт итә, илебез күген дошман самолетларыннан саклый. Илбасарларга каршы сугыша-сугыша ул Европага барып җитә. Җиңү көнен Польшаның башкаласы Варшава шәһәрендә каршылый. “Кияргә кием булмады, сугышта һәлак булган солдатларның киемнәрен киеп сугыштык, размеры туры киләме, юкмы дип сорап торучы булмады, ни бар шуны бирделәр, шуны кидек. Сугыштан кайткач, киеп кайткан шинельдән пәлтә тегеп кидем, - дип искә ала сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны Таисия Павловна.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев