Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур өмет һәм ышаныч белән...

Билгеле булганча, быел, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлаячакбыз. Шушы уңайдан, 26 август көнне район мәдәният йортында район сайлау комиссиясе яшь сайлаучылар, ягъни быел балигълык яшенә җиткән райондашларыбыз белән очрашу үткәрде.

Моннан тыш, чарада яшьләребезне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен район учреждениеләре вәкилләре дә катнаштылар. Быелгы сайлауларда 18 яшькә җиткән шундый 38 яшь райондашыбыз катнашачак. Чарага килгән яшьләргә, район сайлау комиссиясе тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре, яшь сайлаучылар өчен тәгаенләнгән белешмәлекләр тапшырылды.


Очрашу барышында аларны кайчан һәм кайда сайлау тәртипләре таныштырып, муниципаль район Советының оештыру бүлеге мөдире, район сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Яруллин,  муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе, район сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Юрий Емельянов чыгыш ясады. Әлеге уңайдан Рафаэль Яруллин яшь сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп: “Хөрмәтле яшьләребез, бу сезнең олы тормыш юлына аяк басканда ясаган тәүге һәм мөһим адымнарыгызның берсе булачак. Сезгә зур өмет белән карыйбыз, сайлауда актив катнашырсыз һәм үзегезнең гражданлык позициягезне белдерерсез дип ышанып калабыз,” - диде.


Азактан укуда югары уңышларга ирешкән һәм район тормышында актив  катнашкан яшьләребезгә Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар: Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Искәндәр Хәсәншин, Рафаэль Ишмәтов һәм Кәрим Шакировлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев