Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур әзерлек белән каршы алдылар

Бүген районда беренчеләрдән булып, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә язгы кыр эшендә катнашачак тракторларга һәм арбаларга техник карау үткәрелде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашындда узган күрсәтмә чарага авыл хуҗалыгы преприятиеләре җитәкчеләре, инженерия хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Шунысы игътибарга лаек, ширкәт механизаторлары комиссия әгъзаларын зур әзерлек белән каршы алдылар. Һич кенә дә беренче коймак төерле булды дип әйтерлек түгел. Шәткелеләрнең куйган хезмәтләренә комиссия тарафыннан югары бәя бирелде. Район җитәкчелеген һәм комиссия әгъзаларына  аеруча арбаларның тормоз җайланмалары белән тәэмин ителеше ошады. 11 арбаның 9 ы шундый җайламанма белән җиһазладырылган.

Азактан хуҗалык җитәкчеләре һәм инженерия хезмәткәрләре, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән берлектә,  җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтенең ашлама белән симәнә складларында булып, ашлама, симәнә һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләштеләр.
Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында узган техник карау турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев