Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Икътисадчы нефть бәясе төшүгә карамастан рубль курсы үзгәрмәячәк дип фаразлады

Игорь Кох фикеренчә, доллар бәясенең төшүе бер үк вакытта уңай да, тискәре дә тәэсир итә.

Нефтькә бәя төшүгә карамастан, рубль курсы доллар һәм евро валюталарына каршы арта бара. Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох “Татар-информ” хәбәрчесенә рубль курсы алга таба да түбән төшүе күзәтелми дип фаразлавын әйтте.

12 ноябрьдә Brent маркалы нефтьнең барреле 70 доллар тора иде. Бүгенгә аның барреле 66,57 долларга кадәр төште. Гадәттә, нефть бәясе кимегәндә рубль долларга карата арзаная. Әмма бу көннәрдә моның киресе күзәтелә. Өч көн эчендә АКШ долларының сатып алу бәясе 2,7 процентка, ягъни 67,9 сумнан 66,05 сумга кадәр кимеде.

Игорь Кох фикеренчә, доллар курсы тирбәлешенә нефть бәясеннән кала икътисади булмаган факторлар да тәэсир итә. Мәсәлән, АКШ Конгрессының Россиягә каршы яңа санкцияләр чыгару карарын кичектерүе геополитик фон үзгәрүенә күпмедер өмет бирә һәм шуның белән рубль курсы ныгуына тәэсир итә, дип аңлатты ул.

Белгеч нефть бәясе төшүен, бер яктан, нефть җитештерү компанияләрнең экспорт кереме кимүе, икенче яктан, нефть кулланучы предприятияләренең чыгымнарын кыскартуы белән аңлатты. Бу Россия компанияләре өчен уңай фактор, ди ул.

Рубль курсы ныгуы безнең җитештерүчеләргә тышкы һәм эчке базарларда чит ил компанияләре белән көндәшлек итүдә кыенлыклар китерер, дип уйлый профессор. “Гомумән алганда, мондый катлаулы борылышлар икътисадның төрле субъектларына бер үк вакытта уңай да, тискәре дә тәэсир итә. Кемдер моннан файда күрә, ә кемдер оттыра”, – ди Игорь Кох.

Профессор Игорь Кох доллар курсының алга таба сизерерлек үзгәрмәячәген һәм 65 – 68 сум кысаларында калуын фаразлады.

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X