Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

3 октябрь көнне район үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде

Бәйрәм чарасында  өлкәннәребезгә социаль өлкәдә эшләүче оешма җитәкчеләре белән очрашу, аларга үзләрен борчыган сорауларны җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Фойеда елдагыча өлкән яшьтәге райондашларыбызның кул эшләреннән һәм  көзге нигъмәтләрдән ясалган кайнатма, салатлардан торган күргәзмә эшләде. Теләге булганнар үзләренә ошаган әйберләрне сатып та алды.

Якташыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев һәм Казан аграр университеты каршында эшләп килүче “Тургай” Халык театры район өлкәннәренә зур бүләк ясады.  Бу көнне  студент егетләр-кызлар Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасын сәхнәләштерде.

Чара турында күбрәк мәгълүматны сез "Теләче" газетасы битләреннән укып белә аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев