Конкурслар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чаллыда мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан атканнар
Чаллы үзәгендә билгесез кешеләр мәктәп тәрәзәсенә пневматик мылтыктан аткан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
-
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтә. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте сайты.
-
Теләче һәм Саба егетләре армиягә китте
Бүген иртән Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте.
-
Татарстанда 5 яшьлек бала әтисе машинасын кабызып елгага төшеп баткан
Яшел Үзән районында биш яшьлек малай машинаны кабызган һәм Иделгә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, Щурячий ярымутравында машинада утырган биш яшьлек ир баланың аны кабызуын һәм суга төшеп китүен әйткәннәр. Урынга 8нче коткару, 2нче зона отряды һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чыккан.
-
Диния нәзарәте татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы урта гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында «Минем халкым, минем динем» дип исемләнгән бәйге игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казанда гейларга үзләрен белдерми яшәү хәерлерәк
һомофобия күренеше Казанда да көчле. Казанда туып-үскән Гадел Җәббаров үз башыннан узган мыскыллаулар, кыйналуы хакында Азатлыкка сөйләде. Аның фикеренчә, һомофобия күренеше дәүләтнең гей пропаганда канунын кабул итүе белән чәчәк ата башлаган.
-
Бүген – Радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле элемтә тармагы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Бүгенге тормышны телефон элемтәсе, радио, телевидение, интернеттан башка күз алдына да китерүе авыр. Болар көнкүрешебезне уңайлырак, ә эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Яңа технологияләрдән файдаланып, киләчәктә районыбыз икътисадын һәм социаль тормышны тагын да үстерү өчен тырыш хезмәт куячагыгызга..