Радио рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Шигъри тәлгәшләр". Миңнөгел апа Хуҗиәхмәтованың китабы турында тапшыру
Сезнең игътибарга "Шигъри тәлгәшләр" сәхифәсенең чираттагы тапшыруын тәкъдим итәбез. Тапшыру "Теләче" радиосы дулкыннарында шушы көннәрдә яңгырап үткән иде, һәм хәзер күпсанлы сорауларны истә тотып тапшыруның язмасын сайтыбызга да урнаштырабыз. Әлеге тапшыруда сүз Олы Мәтәскә авылында яшәп хәзер инде бакыйлыкка күчкән Миңнөгел апа Хуҗиәхмәтованың китабы турында барыр. Тапшыруны эфирга Рәфилә Шәмсетдинова...
-
"Бердәм Россия" Кыш бабае бүләк өләште
Яңа ел бәйрәмнәрендә "Теләче" радиосында балалар өчен "Бердәм Россия" Кыш бабае бүләк өләшә" дип исемләнгән акция узды. Акция барышында балалар радиога шалтыратып, үзләре иҗат иткән шигырь-әкиятләрне сөйләргә тиеш иде. Акциядә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп катнашты. Акциянең җиңүчеләре Теләчедән Ильмир, Айдар авылыннан Таңсылу һәм Казаклар авылыннан Айсинә. Соңыннан җиңүчеләргә...
-
Теләче районы китапханәләре турында радио тапшыруы
Узып баручы 2015 ел - Россиядә әдәбият елы уңаеннан Теләче җирлекара китапханә директоры Резеда Миннехан кызы Дәүлиева белән әңгәмә. Әңгәмәдәш Алсу Җиһаншина
-
"Сердәш" халык театрының җитәкчесе Фирдәвес Нәгыймова белән әңгәмә
"Теләче" радиосында чыккан иң кызыклы тапшыруларыбызның берсе - Фирдәвес апа Нәгыймова белән әңгәмәнең язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Фирдәвес апа Теләче мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" халык театрының җитәкчесе, Гран при яулаган "Яра" спетаклен куюлары турында сөйли. Тапшыруны эфирга Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
-
"Теләче" газетасына язылучылар арасында грандиоз бәйге уздырылачак һәм башка яңалыклар
Сезнең игътибарга "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең баш редакторы урынбасары Рәфилә Шәмсетдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге тапшыруда "Теләче" газетасының эшчәнлеге, 2016 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында булачак бәйге турында сүз бара, бик кызыклы әңгәмә. Тапшыруны Алсу Җиһаншина эфирга әзерләде һәм алып барды.
-
11 декабрь көнне узган "Дин һәм Әхлак" тапшыруы
Сезнең игътибарга 11 декабрь көнне 106.1 фм ешлыкларында эфирга чыгучы "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгыраган "Дин һәм Әхлак" тапшыруының язмасын тәкъдим итәбез. Тапшыруда сез Теләче урта мәктәбе укытучысы Фазлыева Мәрзия Зиннур кызы белән әңгәмә ишетәчәксез. Тапшыруны эфир өчен Лилия Кыямова әзерләде һәм алып барды.
-
Мөһим тема: социаль мошенниклардан саклану ысуллары (радио тапшыруы)
Теләче районы полиция бүлеге начальнигы Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән әңгәмә. Әлеге әңгәмәдә бик мөһим тема күтәрелә - мошенниклар темасы. Тапшыруда ничек итеп алданудан сакланып калырга мөмкин, шулар турында мәгълүмат бирелә. Тапшыруны Алсу Җиһаншина эфирга әзерләде һәм алып барды.
-
Җәнәй авылы янындагы тау башында айлы манарадан Азан моңы яңгыраячак! (радио тапшыруы)
Күптән түгел генә районыбызның уңган кешесе Рифкать абый Шәфыйков Җәнәй авылы кырыендагы тау башына матур гына айлы манара эшләп куйды. Әмма ул гади генә манара түгел, анда һәр җомга көнне манарадан тирә-якка азан яңгырап торачак. Рифкать абый ни рәвешле боларны тормышка ашырган, барысы турында да ул Лилия Кыямовага бәйнә-бәйнә сөйләп...
-
Җырчы Сөләймән Йосыповның бертуган энесе Фәрит абый белән әңгәмә
Халкыбызның мәшһүр җырчысы Сөләймән Йосыповның Алан авылында гомер итүче энесе Фәрит абыйлар гаиләсе турындагы тапшыру. Тапшыруны Лилия Кыямова эфирга әзерләде һәм алып барды. Фотода җырчы Сөләймән Йосыпов.
-
Полиция начальнигы Хәйретдинов Айдар белән әңгәмә
Күптән түгел генә "Теләче" радиосы дулкыннарында Теләче полиция бүлеге начальнигы Хәйрентдинов Айдар белән терроризмга каршы тору чаралары турында әңгәмә яңгырап узган иде. Әлеге тапшыруның язмасын хәзер сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Тапшыруны эфирга Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
-
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен район мәдәният йортында узган чарадан аудио һәм фото репортаж
Ел саен декабрьнең беренче ункөнлегендә районыбыз җирлекләрендә инвалидлар ункөнлеге уза. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен үткәрелгән төп чара кичә, 3 декабь көнне район мәдәният йортында узды. Биредә спорт уеннары, балалар өчен уеннар узды, концерт программасы куелды. Бирегә кыш бабай белән кар кызы да килеп, балаларны сөендерде. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты...
-
“Ана бәхете” программасы турында (радио тапшыруы)
"Теләче" радиосында "Бездә кунак бар" сәхифәсендә район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең педагог-психологы Зиннатова Гөлшат Рәфкат кызы. Аның белән әңгәмәбез йөкле хатыннар белән эшләп килүче "Ана бәхете" программасы турында. Тапшыру эфирга 2 декабрь көнне чыкты. Тапшыруны Лилия Кыямова әзерләде һәм алып барды.
-
Узган атнада "Теләче" радиосында узган интерактив уенда җиңүче өчен әзерләнгән бүләк үз хуҗасын тапты
Узган атнада "Теләче" радиосында узган интерактив уенның җиңүчесе - Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәфилә Хуҗина. Уенда җиңүчегә бүләк - чәчәкләрдән ясалган композицияне кул эшләре остасы Рафилә Нәбиуллина ясаган. Рафиләдән - Рәфиләгә бүләк! Дуслар, сез дә уенда актив катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
-
28 ноябрь кичендә Теләче мәдәният йортында узган Әниләр бәйрәме турында радио тапшыруы
Билгеле булганча, 28 ноябрь кичендә Теләче мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан матур кичә узды. Әлеге кичәдә районыбыз башлыгы Илдус Зарипов әниләребезне бәйрәм белән котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң Фәүзия апа Бәйрәмова чыгыш ясады. Кичә барышында бик күпләрнең соравы буенча район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык театры "Яра"...
-
Кул эшләре остасы Рафилә Нәбиуллина белән әңгәмә
Сезнең игътибарга Теләче авылында яшәүче кул эшләре остасы, өч бала анасы Рәфилә Нәбиуллина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә Теләче радиосы дулкыннарында 26 ноябрь көнне яңгыраган иде. Тапшыруны Алсу Җиһаншина әзерләде.