В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 августтан кемнәргә пенсия артачак?
1 августта 6 төрле категориядәге гражданнарның пенсиясе артачак. Шулай ук эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат исәплиләр.
-
М7 трассасында мотоцикл йөртүчесе җиңел машина белән бәрелешкән һәм үлгән
Татарстанның Алабуга районындагы М7 «Идел» автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан 1702 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
-
Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе таратты
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе таратты. Ул республика территориясендә, шул исәптән Казанда, 11 июльдә 14:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
-
Рустам Минниханов в рамках выставки «Агроволга — 2025» передал специалистам АПК новые автомобили
Раис Татарстана Рустам Минниханов принял участие в международной агропромышленной выставке «Агроволга - 2025», которая традиционно организована на площадке «Казань Экспо».
-
Физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырдылар
Татарстан Хөкүмәте физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырды.
-
Янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
Янгынның сәбәбе газ җиһазын эксплуатацияләүдәге хаталар булырга мөмкин дип язалар.
-
Машина йөртүчеләргә: штраф күләме ун тапкырга арта
Владимир Путин шундый законга кул куйды.
-
Татарстанда +33 градуска кадәр эсселек һәм яшенле яңгыр көтелә
Бүген, 9 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Ак Барс Банк предлагает выгодные условия для держателей Карты жителя РТ
В Ак Барс Банке с Картой жителя Республики Татарстан можно получать кешбэк за оплату общественного транспорта и коммунальных услуг. С 1 июля 2025 года это выгодное предложение будет действовать на постоянной основе и станет частью тарифов Коробочных предложений банка.
-
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча Россиядә лидер булып тора. Быел республикада гаиләләргә ярдәм итүнең 60тан артык чарасы гамәлдә. Бу хакта журналистларга Казанның «Елмай» паркында узган Гаилә бәйрәмендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы Римма Сыдыкова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Надежда Гордеева.
-
Нинди юлларда кайчан аварияләр арта?
Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов юллардагы вазгыять белән таныштырды.
-
Мототранспорт йөртүчеләр – игътибар үзәгендә
Җәй көне мототранспортта йөрүчеләр дә активлаша. Шуңа күрә автоинспекторлар рейдлардан кайтып керми диярлек.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык 131 юл объектында эшләр планлаштырылган. Бүгенге көнгә 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япманың өске катламы җәелгән. Бу планлаштырылган гомуми күләмнең 54 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Талпаннан сак булыгыз
Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 7737 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1961е – балалар. Күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән артып китми.