Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат булуына 2 ел
Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды. Быел аның үлүенә ике ел.
-
«Тырнак үстереп ятарга түгел, эшләргә кирәк» — Хезмәтче чакыру оятмы?
Бүген фатирын кеше чакыртып җыештыртучылар арта бара.
-
«Бар да бетте, чирне җиңдек, дигәндә, кызның учлап чәчләре коела башлады…» [язмыш сынавы]
Лилия кечкенәдән яңгыр астында йөрергә ярата.
-
Айгөл Фазыйлова операциядән соң үзен ничек хис итүе билгеле
Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова Инстаграмда хосписка күченүе турында хәбәр иткән иде. Ул Сочидан кайтканнан соң авырып китә: үзенә-үзе аяк ботына уколлар кадый, әмма аягы шешеп, үлек җыя башлый.
-
“Без дә – кеше!”. Мөмкинлеге чикле булганнар башкаларга үрнәк күрсәтә
Казанның “Әкият” театры бинасында “Чикләнмәгән талантлар” II республика яшьләр фестивале булып узды. Анда 14тән 35 яшькәчә физик мөмкинлеге чикләнгән талантлы кешеләр катнашты. Җиңүчеләрне 11 номинация буенча билгеләделәр. Араларында биючеләр, җырчылар, кул эшләре осталары, спортчылар, шагыйрьләр бар. Узган ел бәйгегә республика районнарыннан 100дән артык гариза кабул ителсә, быел бу сан 200гә җиткән.
-
Яман шеш китереп чыгаручы продуктлар исемлеге билгеле
Tatar Today — татар яңалыклары. ТатарстанТөп яңалык Яман шеш китереп чыгаручы продуктлар исемлеге билгеле 22.05.2019 AddThis Sharing Buttons Share to Vkontakte VkontakteShare to OdnoklassnikiOdnoklassnikiShare to FacebookFacebookShare to TwitterTwitterShare to Еще... Еще... Майлы ризык, алкоголь, тәмәке тарту һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше яман шешнең үсеш куркынычын арттыра. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Радиология милли медицина тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия фәннәр академиясе академигы Андрей Каприн әйтте, дип яза Татар-информ.
-
Ике фатирлы бомж
Беркөнне хәзрәт белән фитра сәдакасы турында сөйләштек. Әлеге сәдаканы мескен-фәкыйрьләр, ятимнәр, мохтаҗлыкта яшәгән башка кешеләргә тиешле икән беләбез инде. Әмма бүгенге җәмгыятьтә фәкыйрь кем була соң ул дип сорасак, икеләнеп калабыз. Чөнки, күпме генә тормыш авыр бит зарлансак та, хезмәттәге кеше ачка тилмереп ятмый.
-
“Укытучы артыгын күтәрә алмый”. Яшьләр ник мәктәптә калмый?
Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык укытучы җитми. Әлеге вәзгыятьне ничек үзгәртеп була? Ни өчен яшь укытучылар мәктәптә төпләнеп калырга теләми? Заманча укытучыларны ничек әзерлиләр? Бу хакта Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар КӘЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.
-
Лилия Хәмитова: “Кирпечен дә, балчыгын да ташыдым”
Заманында “Буран дулый” җыры белән сәхнәдә бураннар дулаткан Лилия Хәмитова бүген әнисе Кифая ханым һәм 14 яшьлек улы Әмир белән Арчада яшәп ята. Йорт-җирләрен яңартканнар. Җырчы өчен бакча сезоны башланган.
-
"Йөрәккәем сизде микән соңгы ялкын учакта" - Хәния Фәрхигә атап БӘЕТ язганнар
Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы ВКонтактеда «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дип язган.
-
Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булган
Бүген, 7 май көнне, Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган. Бу хактагы зур сөенече белән ул үзе уртаклаша.
-
Айсылу Габдинова: "Туй үткәрмәячәкбез"
ТНВ телеканалында «Кайнар хит» тапшыруының алып баручысы, «Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдиновага кияүгә чыга. Айсылу белән әңгәмә кордык
-
Россия халкын өч көнлек эш атнасы көтә
8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
-
Бөтен хикмәт – итендә. Шашлык янган иткә әверелмәсен өчен киңәшләр
Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Дус-туганнар, гаилә белән табигать кочагына чыгып ял итәр өчен менә дигән сәбәп бу. Бакча, йорт-җир эшләреннән соң, гадәттә, шашлык пешереп сыйланалар. Аны нинди иттән пешерәсез соң? Организм өчен авыр да булмасын, тәмле дә булсын дисәгез, итне дөрес сайлый белергә кирәк.
-
Кайда телисең, шунда яшә. Фермерның йортны үз җирендә төзисе килә
Бер карасаң, чыннан да гаҗәп бит. Закон тарафыннан тәгаенләнгән йөзләрчә гектар җир кишәрлегеңдә үзең һәм гаиләң яши алырлык шәхси йорт, терлек торагы һәм башка ярдәмче корылмалар төзи алма, имеш. Җирнең чын хуҗасы шундый буламы инде? Дәүләт Думасында бу мәсьәләдә үзгәреш тәкъдим итәләр.