Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыйный, димәк, яратамы?
Редакциябез почтасына бер хат килеп төште. Адресы юк, исемен үзгәртеп бирүебезне үтенгән.
-
Гел авылны мактаучы Илдар Хуҗа шәһәргә күчмәкче
Моңарчы төрле тапшыруларда, матбугат чараларында гел авылны мактаучы, "Авылда яшәве яхшы, яши белеп яшәсәң, рәхәт" диюче шәхес (күпләр аны җырчы, шоумен буларак та белә) Илдар Хуҗа шәһәргә күченеп китмәкче. "Матбугат.ру" моның сәбәпләрен белеште.
-
27 ел комадан соң уянган
Германиядә 27 ел комада яткан хатын һушына килгән, дип хәбәр итә Daily Mail.
-
Өченче бәбине ничек табып өлгерәсе?
Авылда яшәүче яшьләрне бүген нәрсә борчый һәм кызыксындыра? Алар ни тели һәм нәрсәгә өметләнә? Югары хезмәт хакы булган эш урыны, торак, өченче бәбиләрен алып кайткан әниләрнең һәм пособиегә өмет итү яшен 35кә кадәр арттыру, файдалы мәгълүматларның яшьләргә барып ирешмәве, фермерлык эшендәге каршылыклар... Авыл яшьләре форумының пленар утырышында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
-
Яман чир белән чын батырларча көрәшкән Гүзәл Әхмәтшина вафат
«Зәкәт» хәйрия фонды берничә ел дәвамында яман чир белән көрәшеп килгән Әхмәтшина Гүзәлнең вафат булуын хәбәр итә. Аңа нибары 32 яшь иде. Бик күпләр Гүзәлнең терелүенә чын күңелдән ышанды, ахыргача дога кылдылар. Кыз көрәште, ул барыбыз өчен дә чын көрәшче һәм оптимист кыз үрнәге булды.
-
"Китеп барсам, балам белән әнием нишләр дип уйлыйм"
Теләче районының Үзәк авылында яшәүче Мария Шароновага ярдәм кирәклеге хакында райондашлары шалтыратып әйтте. Үзе белән сөйләшә башлагач, ул башта бер дә зарланмады. Шулай да күңелемә шик керде. Хәле әллә ни яхшы түгел кебек тоелды. Ахыр чиктә Мариягә, чыннан да, ярдәм кирәклеге ачыкланды.
-
Данил Салихов: Без яшәячәкбез, без укыячакбыз, без язачакбыз!
Татарстан Милли китапханәсендә 2017 елда иң күп укылган китап авторларын котладылар.
-
Ана кеше ике баласын буып үтергән һәм ут төрткән
2018 елның апрель аенда Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде.
-
21 апрельдә дөнья бетәчәк?
Җир шарындагы бөтен тереклек Нибиру планетасы аркасында яшәүдән туктаячак дип хәбәр итә уфологлар. Бу вакыйга католик Пасха бәйрәмендә булачак диләр. Җир шарындагы бөтен халык кинәт кенә суыту сәбәпле үлеп бетәчәк. Католикларның Пасха бәйрәме быел 21 апрельгә туры килә. Британиянең уфология һәм конспирология үзәге 21 апрель көнне Нибиру планетасы Җир шарын Кояштан каплаячак дигән фикердә. Ул кояш яктысын каплаячак, шул рәвешле безнең планетадагы температура космик галәмдәгенеке кебек суыначак. Шуңа да инде тарихта 21 апрель цивилизация өчен иң соңгы көн булырга мөмкин. «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, берсе дә исән калмаячак. Берничә минут эчендә планетадагы температура -273 градуска кадәр төшәчәк . Чыганак: sterlegrad.ru Фото: pixabay.com Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25067
-
Бер авыруның телен кисеп яңа тел теккәннәр
Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир кеше үзен шактый күптән начар хис итүнә карамастан, врачларга күренергә ашыкмаган.
-
«Җирне кочаклап үкереп елады» — Тукай үлеме турында кеше белмәгән 7 факт
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Данлыклы әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим 7 фактны барладык.
-
Лилия Сәлахетдинова ире Ришат белән КЛИПта төшкән
Бик күп социаль проектлар авторы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова ире Ришат белән "Өзелеп яраттым" исемле җыр клибында төшкән. Разилә һәм Рамилә Батыровалар башкаруындагы әлеге җырның премьерасы 1 майга тәгаенләнгән.
-
Имгәнмәсәң, кем булыр идең икән? Балтач кешесе коляскада утырган килеш утын ярырга өйрәнгән
“Мин дә шул башкалар кебек бөтен нәрсәдән зарланып йөрүче бер кеше булыр идем“, – дип көлемсери ул. 25 яшендә, гөрләп эшләгән, гаилә корып, сөйгәне Гөлфинур, бер яшьлек уллары Илшат белән мәш килгән мәлдә урынга калган, язмышы белән ризалашса да, 32 ел буе көрәшеп, башкаларны үҗәтлеге белән сокландырып яшәүче Балтач егете Ришат шундый нәтиҗәгә килгән.
-
Балага кул күтәрергә ярыймы?
Баланы таптың да бетте түгел. Аны тәрбияли белергә дә кирәк. Ничек икәнен түрәләр өйрәтмәкче. Россия Дәүләт Думасында балага кул күтәргән өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткәннәр.
-
“Елый бит, җибәрмәгез, зинһар...”
Миләүшә Хәйруллина хайваннарның күз яшьләре белән елый белүләре, хәтта кайбер битараф кешеләрдән өстен дә булулары турында язган иде. Миндә дә бар андый мисал.