Анда әйтелгәнчә, өлкән тренер Валерий Белов "Витязь" командасын җитәклиячәк. Ә тренер Андрей Соколовның башка эшкә күчү сәбәпле Казан клубын калдырып китүе җиткерелә. Тренерлар штабы якын арада тулыланырга тиеш.
Тагын бер куанычлы яңалык: "Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге Алексей Морозовка генераль менеджер вазифасын тәкъдим итте.