Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" быел да плей-оффта беренче булып "Салават Юлаев" белән уйнаячак

Атна азагында, 18 февральдә, Континенталь хоккей лигасында даими чемпионатны төгәлләдек. Шулай итеп, 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәшне башлый - конференцияләрдә 1/4 финал раунды бер команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Чама белән тагын ике айдан Гагарин кубогы иясен беләчәкбез. Быел ул тугызынчы мәртәбә уздырыла. Финалның беренче матчы 8 апрельгә...

Атна азагында, 18 февральдә, Континенталь хоккей лигасында даими чемпионатны төгәлләдек. Шулай итеп, 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәшне башлый - конференцияләрдә 1/4 финал раунды бер команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Чама белән тагын ике айдан Гагарин кубогы иясен беләчәкбез. Быел ул тугызынчы мәртәбә уздырыла. Финалның беренче матчы 8 апрельгә билгеләнгән. Җиңүчене ачыклаганда, серия җиде матчка кадәр сузылса, кубокның быелгы хуҗасы 20 апрельдә ачыклана, дигән сүз.

КӨНДӘШ САЙЛАМАДЫК

«Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогы өчен көрәш тарихында бер тапкыр да плей-оффта катнашудан мәхрүм калганы юк әле. Быелгы сезон да искәрмә булмады, «Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә беренчеләрдән булып плей-оффка юлламалы булды, ә даими чемпионат төгәлләнергә шактый вакыт кала өченче урыннан түбән төшмәве һәм югары да күтәрелә алмавы ачыкланды. Төшенкелеккә бик тиз бирелүчән җанатарлар Казан клубының үзенә көндәш сайлый алмавын начарга юраса, оптимистлар «Ак Барс»ның плей-оффка кадәр ниндидер басым астында уйнамавы файдага булачак дигән фикер белдерде. Кемнең фаразы дөреслеккә туры киләчәген дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядән соң беләчәкбез. Конференциянең 1/4 финал раундындагы уеннар, хәер плей-оффтагы барлык серия дә аерым бер команданың дүрт тапкыр уңышка ирешүенә кадәр дәвам итәчәк.


«Ак Барс» хоккейчылары КХЛның даими чемпионатын Көнчыгыш конференциядә 3 нче урында төгәлләде. Шулай итеп, Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең 6 нчы урында урнашкан команда - «Салават Юлаев» белән очрашырга туры килде. Казанлылар көндәшен сайлый алмаса да, «Салават Юлаев»ка азаккы турда андый мөмкинлек бирелде. Даими чемпионат төгәлләнергә бер тур кала гына плей-оффта катнашу хокукы яулаган Уфа клубының соңгы турда «Лада» командасына оттырса, «Авангард», йә булмаса «Металлург» белән очрашу ихтималы бар иде. Әллә турнир баскычының беренче ике баскычындагы командалар куркытты, әллә инде «Ак Барс»тан бу сезонда өч уенда өстен чыгу ышанычны арттырдымы, Игорь Захаркин шәкертләре Казан белән очрашуны сайлады. Хәтерләсәгез, узган сезонда «Ак Барс» беренче раундта ук нәкъ менә Уфа хоккейчыларына оттырып, Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калган иде...

БЕР ФИКЕР


Даими чемпионат төгәлләнгәч «яшел дерби» алдыннан баш тренерлар даими чемпионатка нәтиҗә ясады.


- Тулаем алганда, даими сезон начар булмады, - ди «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Команда яхшы уйнады, матур хоккей, лаеклы уен күрсәттек. Башта имгәнүләр уенга аяк чалды - әйдәп баручы өч сакчыбызны югалттык. Шулай да проблема тнде хәл ителде. Сезонны тигез һәм тотрыклы үтә алдык. Сүз дә юк, тискәре мизгелләр, уңышсыз уеннар да булмады түгел. Үзгәрешләр кертә алдык һәм уеныбызны яхшырттык. Инде хәзер көндәш бар - чыгарга, уйнарга һәм җиңәргә кирәк.


- Чемпионат катлауы булды, - ди «Салават Юлаев»ның баш тренеры Игорь Захаркин. - Шулай да төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Без 20 матчта гына төп вакытта оттырганбыз. Бу «Ак Барс» һәм «Авангард» кебек командалар дәрәҗәсендәге уен, дигән сүз. Авырлыклар аша үткән сезон командадагы һәр кешегә файдага гына булачак.

...«Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы вакытында «Татнефть Арена» һәм «Уфа Арена» боз сарайларында аншлаг булачагына шик юк. Казандагы уеннарны 400-1150 сумга (ресторанда 1600 сум) тамаша кылып булса, Уфада бәя бераз кыйммәтрәк - 500дән алып 1900 сумга кадәр. Хәер, бәядә мени хикмәт - «яшел дерби»ның һәр матчы кабатланмас мизгелләр бүләк итә, ләбаса! Андый хис-кичерешләргә бәя биреп булмый ул.

Фәрит САЛИХОВ

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев