Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" хоккейчылары "Салават Юлаев"ны 5:4 исәбе белән отты

16 сентябрьдә казанлылар Астанада "Барыс" белән очраша.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Кичә Башкортстан башкаласында Казан һәм Уфаның хоккей җанатарлары өчен төп матч узды. «Салават Юлаев» хоккейчылары «Ак Барс»ка буллитлар буенча 4:5 исәбенә оттырды.

«Бу – хоккей, биредә теләсә нинди ялгышлык матчның барышын үзгәртергә мөмкин. Бүген нәкъ шулай булды да. Без җиңәчәгебезгә соңгы мизгелгә кадәр ышандык», - диде «Ак Барс»ның капитаны Данис Зарипов матч төгәлләнгәннән соң.

«Салават Юлаев» (Уфа) - «Ак Барс» (Казан) - 4:5 Б (2:0, 2:1, 0:3, 0:0, 0:1. Алкаларны керттеләр: Кадейкин (10), В.Э.Ткачев (18), Умарк (32), Бурдасов (40) - Лукоянов (35), Клинкхаммер (48), Ландер (52), Зарипов (56). Штраф: 6-10.

«Ак Барс»: Шарыченков (Подъяпольский, 41). Марков - Яруллин, Секач - Ландер - Азеведо; Батыршин - Абросимов, Зарипов - Бурмистров - Галиев; Педан - Постма, Лукоянов - Михеев - Потапов; В.А.Ткачев - Малыхин - Клинкхаммер; Кара.

Хәзер «Ак Барс» активында 7 очко бар. 16 сентябрьдә казанлылар Астанада «Барыс» белән очраша.
 

Фото: ak-bars.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/15/171595/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев