Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» командасы ЦСКА белән уенга әзерләнә

Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы КХЛның даими чемпионаты кысаларында үз бозында Мәскәүнең ЦСКА хоккейчыларына каршы уйный. Соңгы өч елда даими чемпионат җиңүчесе булган ЦСКА, быел Континент кубогына ия була алмады - бу сезонда әлеге уңышка вакытыннан алда Санкт-Петербургның СКА хоккей командасы ирешүе билгеле булды. Шулай да ЦСКАның төп...

Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы КХЛның даими чемпионаты кысаларында үз бозында Мәскәүнең ЦСКА хоккейчыларына каршы уйный.

Соңгы өч елда даими чемпионат җиңүчесе булган ЦСКА, быел Континент кубогына ия була алмады - бу сезонда әлеге уңышка вакытыннан алда Санкт-Петербургның СКА хоккей командасы ирешүе билгеле булды.

Шулай да ЦСКАның төп максаты үзгәрешсез кала - Гагарин кубогына ия булу. Мәскәү клубының әле бер тапкыр да әлеге уңышка ирешкәне юк. «Фәкать Гагарин кубогы гына. Мине, җитәкчелекне, клубның күзәтү советы һәм тамашачыларны финал да канәгатьләндермәячәк», - дигән иде сезон башында ЦСКА клубы президенты Игорь Есмантович.

ЦСКА - сакта иң ышанычлы уен күрсәтүче команда. Бу сезонда алар 53 уенда үз капкасына 77 алка гына керттергән, үзләре 165 тапкыр уңышка ирешкән. Шуның кадәр уен уздырган «Ак Барс»ның алкалар аермасы - 145-116.

Җитди көндәш белән очрашу алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары бүген ачык күнегүләр уздырды. Казан командасының үз бозында соңгы ике уенда җиңелүен дә исәпкә алсак, составта үзгәрешләр дә булырга тиеш кебек. Һәм алар бар да: бүген ЦСКА командасына каршы уенда соңгы матчларда катнашмаган Дмитрий Обухов белән Альберт Яруллин бозга чыгачак. Ə имгәнү сәбәпле Михаил Глухов белән Данис Зариповны күреп булмаячак.

Сүз уңаеннан, бу сезондагы уенда «Ак Барс» Мәскәүдә ЦСКА командасы капкасына бер алка да кертә алмады - 0:3. Ә ил чемпионатындагы үзара 63 очрашуның 36сы «Ак Барс» файдасына төгәлләнгән, 24 уенда ЦСКА өстен чыккан, 3 уен тиегз исәпкә төгәлләнгән.

Игътибарга лаек факт: ике команда арасындагы тәүге уен 55 ел элек - 1962 нче елның 17 декабрендә Казанның Үзәк стадионында булган һәм матчны ЦСКА 9:4 исәбе белән откан. Ә уенны буран булуга карамастан 4800 кеше тамаша кылган.

«Ак Барс»ның Олимпиада уңаеннан игълан ителәчәк тәнәфес алдыннан соңгы уены башкаланың «Татнефть-Арена» боз сараенда 19.30 сәгатьтә башлана. Әлегә Казан клубы Көнчыгыш конференциясендә беренче урында баруын дәвам итә. Мәскәүләр исә Көнбатышта икенче.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев