Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Данис Зарипов: Команда сезон алды матчларын яхшы үткәрде

“Ак Барс” 2018-2019 елгы сезон алдыннан ачык күнекмәләр үткәрде.

“Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов ачык күнекмәләр вакытында команданың хәле һәм сезон алды матчлары нәтиҗәләре турында рухланып сөйләде.

“Сер түгел, безнең составта имгәнгән уенчылар бар, әмма алар инде терелү алдында һәм тиздән безгә кушылачаклар. Аларның командага  нәтиҗәләрне яхшыртырга ярдәм итәчәгенә ышанам, - диде Зарипов. - Команда сезон алдын яхшы үткәрде. Сезон алды матчларын әйбәт уйнадык, тулаем алганда, сезонга без әзер”.

Зарипов фин форматындагы яңа мәйданның өстенлекләрен һәм кимчелекләрен тулысынча анализларга әле өлгермәвен әйтте. “Күнекмәләр – ул әле уен түгел, мәйданны сынап бетереп булмады. Уенда карарбыз, миңа калса, ул шундый ук булыр”, - дип йомгаклады спортчы.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев