Казанның "Рубин" командасы Оренбургта оттырды һәм 11 матчлы тоташ серияне өзде
Россия чемпионатының 13нче туры матчында "Рубин" Оренбургта шул ук исемдәге команда белән уйнады һәм 0:1 исәбе белән оттырды.
Россия чемпионатының 13нче туры матчында Казанның «Рубин» футбол командасы Оренбургта шул ук исемдәге команда белән уйнады һәм 0:1 исәбе белән оттырды. Шулай итеп, Казан командасы 11 матчлы тоташ серияне өзде.
Казан командасы Оренбургка тоташ 11 матчтан торган җиңү (6сы - җиңү, 5есе - тигез исәп) сериясеннән соң яхшы кәеф белән килгән иде.
Моңа өстәп, бүген "Рубин"ның 4 уенчысы - сакчылар Федор Кудряшов, Егор Сорокин, ярымсакчы Руслан Комболов, һөҗүмче Дмитрий Полозның Мәскәүгә Россия җыелмасына чакырылуы да билгеле булды.
13 турдан соң «Рубин» 19 очко белән 8нче урынга төште. Киләсе турда 11 ноябрьдә Казанда «Рубин» Мәскәүнең «Локомотив» командасы белән уйнаячак.
«Оренбург» (Оренбург) — «Рубин» (Казан) — 1:0 (0:0).
«Рубин»: Ив. Коновалов, Кудряшов, Навас, Уремович, Сорокин, Цаллагов, Байрамян, Камболов, Иг. Коновалов, Подберезкин (Могилевец, 71), Полоз (Бухаров, 62).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев