Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәскәүдә милли көрәш фестивале уза

Чара "Милләтләр бердәмлегендә - үсеш һәм җиңү!" шигаре астында уза.

Мәскәүдә Олимпия уеннары исемлегенә кертелмәгән Россия халыкларының милли көрәш фестивале узачак. Бу хакта башкала татарлары "Штаб"ы хәбәр итә. 
 
Чара 26 август көнне Иван Ярыгин исемендәге көрәш сараенда үтәр дип көтелә. 
 
Чараны оештыручылар исемлегендә Россия мөселманнары Дини шурасы да бар. 
 
Чарада катанашучылар билбау көрәше, себер халыклары көрәше, грэпплинг көрәш (көрәшнең барлык дисциплиналарының техник өлешен үзенә туплаган, иң аз чикләүләргә ия көрәш төре - ТИ.) төрләрендә үзләрен сыный алачак. 
 
Фестиваль "Милләтләр бердәмлегендә - үсеш һәм җиңү!" шигаре астында уза. 
 
http://tat.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X