Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Португалия – чемпион: Роналду Казанга килә (+видео)

Португалия җыелмасы үз тарихында беренче тапкыр футбол буенча Европа чемпионы булып танылды. Франциядә үткәрелгән Европа чемпионатында Криштиану Роналду һәм аның командасы мәйдан хуҗаларыннан өстен чыкты. - Мин бик бәхетле. Бу хакта күптән - 2004 елдан бирле хыялландым, - диде Португалия җыелмасы капитаны Криштиану Роналду уеннан соң. - Португалия халкы, безнең...

Португалия җыелмасы үз тарихында беренче тапкыр футбол буенча Европа чемпионы булып танылды. Франциядә үткәрелгән Европа чемпионатында Криштиану Роналду һәм аның командасы мәйдан хуҗаларыннан өстен чыкты.

- Мин бик бәхетле. Бу хакта күптән - 2004 елдан бирле хыялландым, - диде Португалия җыелмасы капитаны Криштиану Роналду уеннан соң. - Португалия халкы, безнең футболчылар мондый җиңүгә лаек иде. Бу - карьерамдагы иң бәхетле мизгелләрнең берсе.


Дөрес, Криштиану Роналду финал матчында үз командасына 25 минут кына булыша алды. Имгәнүе аркасында аны футбол кырыннан носилка белән алып чыгып киттеләр. Шулай да капитансыз калган Португалия җыелмасы өстәмә минутта җиңү китергән бердәнбер гол кертә алды.

Евро-2016. Финал. Франция - Португалия - 0:1 (0:0, 0:0, 0:1)

10 июль Париж. "Стад де Франс". 75 868 зрителей.
Гол: 0:1 - Эдер, 109.

Әлеге җиңү Португалия җыелмасына 2017 елда Россиядә үткәреләчәк Конфедерация кубогында катнашу хокукы да бирде. Ә аның кайбер уеннары Казанда - "Казан Арена" стадионында да уза. Шулай булгач: "Криштиану, Казанга рәхим ит!" - диясе генә кала.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев