Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Роналдуга салымнарын түләмәгән өчен 30 млн евро штраф яный

Алдан Испания прокуратурасы Роналду 2010 елда төзелгән компанияне Испаниядә керемнәрен яшерер өчен кулланган, дип белдерә. Испаниянең "Реал" футбол клубы һәм Португалия җыелмасының һөҗүмчесе Криштиан Роналдуның салымнар түләүдән качуы расланган очракта, 30 млн евро штраф салынырга мөмкин. Бу хакта As Испания газетасы яза. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Алдан Испания прокуратурасы...

Алдан Испания прокуратурасы Роналду 2010 елда төзелгән компанияне Испаниядә керемнәрен яшерер өчен кулланган, дип белдерә. Испаниянең "Реал" футбол клубы һәм Португалия җыелмасының һөҗүмчесе Криштиан Роналдуның салымнар түләүдән качуы расланган очракта, 30 млн евро штраф салынырга мөмкин. Бу хакта As Испания газетасы яза. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Алдан Испания прокуратурасы Роналдуның 2010 елда төзелгән компанияне Испаниядә керемнәрен яшерер өчен аңлы рәвештә кулланган, дип белдерү белән чыккан. Корольлек финанс министрлыгы салым хезмәтенең футболчыга карата булган гаепләвен хуплаган. Сүз 15 млн € суммадагы мошенниклык турында бара. 2011 дән 2013 елга һәм 2014 ел өлешенә булган тулаем салым түләү нормалары бозылу нигезендә спортчыга биш елга кадәр төрмә срогы янарга мөмкин. Футболчы үзе беркайчан да салымнар түләүдән качарга тырышмавын белдергән. Суд утырышы 22 декабрьгә билгеләнгән. Әгәр дә Роналду һәм аның юристлары судта оттырса, португалиялегә өстәлүче процентлар белән 30 млн евродан ким булмаган штраф түлисе була.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X