Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия ир-атлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта алтынчы урынны яулады

Бишенче урын өчен көрәштә Россия гандболчыларын Испания җиңде.

Россия ир-атлар җыелмасы Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында алтынчы булды: россиялеләр бишенче позицияне Испания командасына корыга оттырды.

Владимир Полетаев уенчылары турнир төркем этабын һәм төп раундны уңышлы узды, мәсәлән, ике партиядә Бразилияне җиңә алды. Тик чирек финалда җиңү булмады – Венгрия командасын алга уздырды.

Моннан соң аларга бишенче урын өчен көрәш мөмкин булды – аның өчен Дания һәм Испанияне җиңәргә кирәк иде. Беренчесе белән Россия уенчылары уңышлы уйнады, әмма икенчесендә испаннар ике партиядә җиңү яулады һәм АКШта 2019 елда олимпия төрләре булмаган Бөтендөнья уеннарында катнашу мөмкинлеген алды.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев