Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" Екатеринбургта "Урал" командасына оттырды

Бүген Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 20 нче турында Екатеринбургта "Урал" командасына оттырды - 0:1. Мәйдан хуҗалары җиңү китергән бердәнбер тупны уенның 11 нче минутында ук кертте. Гол авторы - Владимир Ильин. Казан футболчылары уенның калган өлешендә көндәшләр капкасына туры китереп дистәгә якын тапкыр туп типсә дә, гол кертә алмады....

Бүген Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 20 нче турында Екатеринбургта "Урал" командасына оттырды - 0:1.

Мәйдан хуҗалары җиңү китергән бердәнбер тупны уенның 11 нче минутында ук кертте. Гол авторы - Владимир Ильин. Казан футболчылары уенның калган өлешендә көндәшләр капкасына туры китереп дистәгә якын тапкыр туп типсә дә, гол кертә алмады.

"Җиңел матч булмаячагын белдек. "Урал" командасы яхшы формада. Тигез уенда көндәш гол кертсә, җавап кайтаруы кыен. Мөмкинлекләр тудырсак та, нәтиҗәгә ирешә алмадык", - диде уеннан соң матбугат конференциясендә "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия.

Бүгенге җиңелү Хавьер Грасия командасы өчен сезонда җиденче уңышсыз матч булды. "Рубин" әлегә 9 нчы урында бара. Шунысы да игътибарга лаек: 5 апрельдә "Рубин" кабат Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша. Көндәшләр үзара Россия кубогының ярымфиналында көч сынашачак. Ә аңа кадәр, 31 мартта, Казанда "Зенит" белән Россия чемпионаты кысаларында уйныйсы бар.

Футбол. Россия чемпионаты. 20 нче тур. "Урал" (Екатеринбург) - "Рубин" (Казан) - 1:0 (1:0).
Гол: Ильин, 11.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Нәбиуллин (Ткачук, 69), Бурлак, Самбрано, Бауэр, Мвила, Цакташ, Әхмәтов, Җамалетдинов (Лестьенн, 69), Канунников, Жонатас.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев