Реклама
Командага ярдәм күрсәтеп торганы өчен, традицион очрашуда "Ак Барс"лар президентка рәхмәт җиткерде.
Казан “Ак Барс” Президенты Наил Маганов, баш тренер Зиннәтулла Биләлетдинов һәм команда капитаны Александр Свитов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты җиңүчесе медален тапшырды.
Республика лидеры хоккей клубы базасында кунакта булды, хоккейчыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм яңа сезонда уңышлар теләде. Җавап итеп, аңа Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты алтын медален тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов мини-Кубок һәм медальне Кремльдә иң күренә торган урынга куярга вәгъдә бирде. “Безнең кунаклар шундый уңышларга соклансын”, - диде Президент.
Фото: Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз