Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчылары Россия җыелмасында Го буенча Европа чемпионнары булды

Нәҗмединов исемендәге шахмат мәктәбе укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучылар Италиядә узган Го буенча Европа чемпионатында җиңде.

Татарстаннан ике спортчы Россия җыелмасында Го буенча Европа чемпионнары булды. Бу хакта Татарстан шахмат федерациясе хәбәр итә.

  • Го - логик фикерләүгә нигезләнгән өстәл уены. Ул, төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгәнчә, 2-5  мең еллар элек Борынгы Кытайда барлыкка килгән. XIX гасырга кадәр - Көнчыгыш Азиядә, XX гасырда бөтен дөньяда киң таралган. Бөтендөнья Интелектуаль уеннарында 5 төп уенның берсе булып санала.

Милли җыелма составында, ике  татарстанлыны да кертеп, 5 спортчы җиңү өчен көрәш алып барды. Чемпионатта Р. Нәҗмединов исемендәге шахмат мәктәбе укучысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, шәхси зачетта биш тапкыр Европа чемпионы Илья Шикшин катнашты. Шулай ук Европа чемпионы булып, Р. Нәҗмединов исемендәге шахмат мәктәбен тәмамлаган Казан егете, Россиянең атказанган спорт мастеры, шәхси зачетта җиде тапкыр Европа чемпионы булган Александр Динерштейн танылды.

Россия җыелмасы тугыз сайлап алу турында җиде тапкыр җиңү яулады, бер матч тигез исәпкә уйналды һәм берсендә оттырды.

 

Го буенча Европа чемпионатында икенче урынны Франция җыелмасы яулады, “бронза”  - Украина спортчыларында.

Махсус компьютер программасының Го буенча профессиональ спортчыны җиңүе турында хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта Кытайда барлыкка килгән өстәл уены ясалма интеллект өчен “каты чикләвек” булып санала.

  • Го буенча Европа чемпионаты Италиянең Пиза шәһәрендә 29 июльдән 5 августка кадәр уза.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев