Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бал нигә утыра?

Көннәр суык булу үзенекен итте, балны вакытында ала алмадык. Узган ел да 27 июньдә суырттык балны, булмас дигән идек, көннәр җылытып җибәрде дә, бал җитәрлек булды. Быел да шулай булыр анысы, булганының бәрәкәте булсын,- ди Югары Сәрдә авылында яшәүче гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән, хәзер авыл җирлегендә эшләүче Ильяс абый Хәйруллин

Тормышка гашыйк, күзәтүчән, һәр вакыйгага үз фикере булган кеше ул. Тыңлап туеп булмый торган кешеләр була, Ильяс абый шулар рәтендә. Лаеклы ялда булса да, "Чакыргач тыңладым", дип кабат  эшкә чыга. Авылдашларын хөрмәт итә. "Булганына шөкер, бар нәрсәбез җитеш, нәсә ашыйк дип тилмермибез, кибетебез бар, үзенә күрә мәктәбебездә 4 бала укый, ял итәләр әле. Авыл халкы печән әзерли иде, яңгырлар азрак туктатып тора, анысы да бик кирәк, хәвеф-хәтәрсез булсын. Хуҗалык та ел саен бирә бирә печәнне, анысы соңрак була торгандыр", - ди. Авыл халкының сәламәтлеген  Яңа Җөлбидә эшләүче фельдшер Зәлә Мәхмүт кызы Хәйруллина барлап тора икән. "Атнага бер тапкыр килеп китә", диләр. Авылда булмавы читен булса да, юк түгел.

Бал хакында  сөйләшкәндә барлап алдык авылны. 

- Бездә балны кортлар болын чәчәгеннән җыя. Юкә балы өчен  умарталыкның урман эчендәге юкәлектә булуы шарт. Әле анда да чиста юкә балы булмый, чык балы белән кушыла ул. (Анысы яфракларга төшкән иртәнге чыкта була икән). Тәме үзгәрәк була юкә балының, кемдер чәчәк балы ярата, кемдер юкә балын. Уку йортында укыганда Актанышның бер малае алып килгән иде юкә балын. Башка андый бал ашаганым юк.   Рапс балы бар тагын. Анысы ак төстә була. Тиз катып, тиз утыра төпкә...- дип күзәтүләре белән уртаклаша һәвәскәр умартачы.

Кайбер елны чыннан да бал төпкә бик тиз утыра. Моңа пошаманга төшүчеләр дә бар. Җәй кызу килү сәбәпле, көнбагыш, люцерна, болын тукранбашы чәчәкләре нектарны күп бүлеп чыгара. Ә аларның нектарында бик тиз кристаллаша торган глюкоза күп. Бу бер сәбәп. Икенчедән, эссе, коры һава күзәнәкләргә салынган нектарны артык тиз киптерә, кристаллар күбәя. бу кристаллар шикәрнеке кебек эре булырга мөмкин. Балның тиз утыруына өченче сәбәп - аның салкынча урында саклануы. 

Балның тиз утыруы аның сыйфатына зыян китерми, ди белгечләр, нәрсә бар бал составында, шул килеш саклана икән. Ә менә сыек балдан чәчәкләрнең хуш исе тизрәк очып бетә икән. Моны белгән кешеләр балны махсус утырту чараларын күрәләр. 

Һәр нәрсәнең үз җае бар, диләр. Белеп торыйк, зыян итмәс. Ә сез  беренче балны суыртыгызмы әле?

Фото: https://pixabay.com/

Әтнә таңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев