Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Балага кычкырырга ярамый! Ник?!

Балага ни ярый, ни ярамый икәнен аңлатып утырганчы бер кычкырасы җиңелрәк тоела. Тик бу эшне психологлар бөтенләйгә онытуны таләп итә.

Исегездә тотыгыз: әти-әни кычкыруы балада хөрмәт уятмый, бары тик куркыта гына. Шул рәвешле алар көрәшне җиңсәләр дә, сугышта оттырачаклар. Һәм берьюлы берничә фронтта әле: бала шәхесе дөрес формалашмаячак, психологик сәламәтлегенә дә зыян киләчәк, араларыгыз да бозылачак.

Бала бар нәрсәне дә ничек бар шулай кабул итә: әни кычкыра — димәк, яратмый. Иң кадерле кешем яратмый икән — димәк, башкаларга өмет итәсе дә юк. Шулай дөньяны яратмау, курку, үз-үзенә ышанмау барлыкка килә. Ә мондый бала еш елый, ялгызлыкны сөя, моңсулана, юктан да курка, тырнак/теш/иреннәрен чәйни.

Тора-бара ул берәр хәл саен кычкыруны сагаеп көтә. Бу аңа иркенләп, тыныч күңел белән яшәргә мөмкинлек бирми. Әти-әнисе балачакта еш кычкырган балаларның күбесендә үсә төшкәч закон белән проблемалар башлана, дуслары булмый, парын таба алмый интегә, алдаларга өйрәнә, агрессивлыгы белән аерыла.

Тәртибең, холкың өстендә эшләү авыр. Тик шулай да тырышсаң башкарырлык эш. Шуңа да беренче эш итеп агрессив халәтегезнең сәбәбен эзләгез. Аннары шул сәбәпне чишәргә тырышыгыз. Тормышыгыз да җиңеләер, гаиләгездәге проблемадан да котылырсыз, балагыз да шат булыр.

ӘТИ-ӘНИ, ИСЕҢДӘ КАЛДЫР: БАЛАГА АҢЛАТУ КИРӘК, КЫЧКЫРУ ТҮГЕЛ!

Балагызда җәмгыять өчен ят булган кимчелек күрәсез икән, гаебен үзегездән эзләгез. Чөнки болар барысы да сезнең тәрбия.

 

sabantuyjournal.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X