Реклама
Казанда балаларга куша торган иң популяр исемнәр турында Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә сылтама белән, шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иң еш кушылган исемнәр: Александр, Әмир, София, Аяз, Әскар, Ева, Асель, Марк, Алисә, Самир, Әминә. Сирәк кушылган исемнәр: Элиза, Марьяна, Софи, Эльман, Рим, Мөслимә, Станислава, Арслан, Ирада.
Казанда иң яшь анага 19 яшь, иң өлкәненә - 45 яшь. Иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкәненә - 53 яшь.
Фото: pixabay.com/Profile
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз