Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бәрәңге алырга вакыт инде җиткәнме?

Уң як күршеләр бәрәңгеләрен казый башладылар. Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, безнең өйдәгеләр дә кыбырсый башлады. Икенче яктагы күршеләр, әле иртрәк булыр дип үгетләгәч, интернетка кереп карарга булдым. Сезгә дә сөйлим әле.

Интернетта бәрәңгене август азагыннан сентябрь урталарына кадәр алу яхшы дигән.  Һавалар коры, җылы булса, сентябрь азакларына кадәр дә бәрәңге әйбәт кенә утыра дигән. Җирнең нинди булуына да карарга кирәк. Казан тирәләрнедәге кебек, ташлы, комлы туфрактан бәрәңгене иртәрәк алу яхшырак. Ә майлы, кара балчыклы җирдә бәрәңге озаграк та утыра ала.

Шулай ук бәрәңгене ала башларга вакыт булуы турында аның сабагының саргаеп кибүе һәм бәрәңге төпләрендә җир яргалана башлавы сөйли.

Иң яхшы ысул берничә төп бәрәңгене казып карау.  Бәрәңгенең тышы ката башласа, алыра була.

Ә безнең җирлектә (Биектау тирәсе) әле иртәрәк булып чыкты.

Фото pixabay.com нан алынды

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X