Теләче Информ

Даруга киткән акчадан салым кайтарып буламы?

Укучыларыбыз еш кына: «Коронавируска бәйле чирләрдән күп кеше өендә дәвалана һәм даруларны үз акчасына сатып ала. Бу акчаны кире кайтарып буламы?- дип сорый.

Әлеге сорауга Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин җавап бирде.

– Даруларны сатып алган очракта, салымның бер өлешен – гомуми чыгымнарның 13 процентын кире кайтарып була. Аның шарты бар: табиб язган рецептка алган препаратларга гына салым кайтарыла. Рецептта салым органнарына бирергә тиешлекне аңлаткан штамп, даруханәдә препарат сатып алганга товар чегы булырга тиеш. Аның өчен 3-НДФЛ формасындагы декларация тутырыла. Эш урыныннан 2-НДФЛ формасындагы белешмә кирәк булачак. Гыйнвардан декабрьгә кадәр чекларны саклап барасың. Түләп теш дәвалату да, шундый ук социаль ташламага керә. Хосусый клиникаларда алган түләүле медицина ярдәме өчен дә, 13 процент вычет кайтарыла. Бер чикләү бар: ул социаль ташламаның күләме елга 120 мең сумнан артмаска тиеш, ягъни 120 мең сумнан 13 процентка вычет ясала. Исәп буенча – 15 мең 600 сум. Хосусый клиникада дәваланганда, вычет алу өчен ул оешма белән килешү төзелә, оешмадан лицензия күчерелмәсе, дәваланган өчен түләгән сумма чегы бирелә. Курорт-шифаханәдә дәвалану да шуңа керә. Социаль ташламага караган вычетны өч ел эчендә кире кайтарып була.

Реклама

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

https://vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: