Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә

Татарстанга шторм якынлаша, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән

Иртәгә, 20 июньдә, республикада һава торышы бозылачак. Көндез һәм кичен яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстан башкаласында да яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, яшенле яңгыр вакытында урамга чыкмавың хәерле, шулай ук тәрәзәләргә якын килмәскә кирәк.

Әгәр урамда калгансыз икән, ышыкланыр урын табарга тырышыгыз. Әмма агач астына качарга ярамый, чөнки көчле җил ботакларны сындырып төшерергә һәм сезне имгәтергә мөмкин.

Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама такталары, витриналардан ераграк торырга, якын-тирәдәге подъездлар яки йортның подвалында яшеренергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Әгәр юлда вакытта яшенле яңгыр ява башлаган икән, куркынычсыз тизлекне сайларга һәм бик игътибарлы булырга кирәк, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев