Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Галимнәр кофе куллануның йокы тирәнлегенә тәэсир итмәвен ачыклаган

14 ел дәвамында 785 ирекле катнашучыны күзәткәннәр.

Йоклар алдыннан кофе һәм чәй эчү йокының ныклыгына берничек тә тәэсир итми. Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Sleep журналына сылтама белән РИА Новости яза.

Сомнологлар 14 ел дәвамында 785 ирекле катнашучының халәтен тикшереп торган. Тәҗрибәдә катнашучылар көндәлекләренә алкогольле һәм кофеинлы эчемлекләрне күпме күләмдә эчүләрен, шулай ук йоклар алдыннан тәмәке тартуларын теркәп барган.

Йокларга дүрт сәгать кала кофе яки чәй эчүнең йокы сыйфатына тәэсир итмәве ачыкланган. Әмма галимнәр никотинның йокысызлык барлыкка китерергә мөмкин икәнен ачыклаган.

Табиблар әйтүенчә, “тикшеренүдә йокы сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин булган шәхси үзенчәлекләр исәпкә алынмаган”.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев