Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Казанда Чемпионат матчы узганга, иртәгә эш көнен кыскартырга киңәш итәләр

Казан мэриясе оешма җитәкчеләренә иртәгә, 6 июльдә, эш көнен 14.00 сәгатьтә төгәлләргә тәкъдим иткән. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин шул хактагы документны имзалаган. Бу турыда мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моны Татарстан башкаласында футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финал матчы узуга бәйле рәвештә, транспорт инфраструктурасына йөкләнешне киметү һәм шәһәрдәге объектларның оптималь эшчәнлеген тәэмин итү максатыннан эшләргә тәкъдим ителә.

Казанда Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Татарстан башкаласында мундиальнең соңгы уены булачак.

  • "Казан Арена"да Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары финалга чыгу өчен көч сынашачак. Очрашу Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.   Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев