Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Көчле җил көтелә

9 августта көндез Казанда +17-19 градус җылы булачак.

Казанда көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә салкын һава торышы көтелә. Киләсе төндә республикада һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, Казанда – +10-12 градус. Көндез 9 августта җылырак була – Татарстанда терекөмеш баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, Казанда – +17-19 градус җылы булачак.

Тулаем алганда, аязучан болытлы һава булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 9 августта төнлә һәм иртән республикада яшен һәм 20 м/с тизлеккә кадәр исүче көчле җил һәм яңгыр көтелә; төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан 17 м/с тизлек белән җил исәчәк (Казанда 15 м/с тизлеккә кадәр). Казанда төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез шәһәрдә явым-төшем күзәтелми. 

Фото: архив/Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев