Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Хезмәт министрлыгы пенсияләрне индексацияләү тәртибен үзгәртергә тели

Хезмәт министрлыгы пенсионерның 12 меңгә кадәр вәгъдә ителгән еллык пенсия үсешен тәэмин итү өчен пенсияләрне индексацияләү схемасын үзгәртү турында фикер алыша. Бу хакта Ведомство башлыгы Андрей Пудов белдерүенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

“Без пенсияләрне индексацияләү модернизациясе турындагы мәсьәләне карыйбыз. Ул вакытта пенсионерларның еллык кереме 12 меңгә кадәр үсү күздә тотыла”, - дигән Пудов Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында.

Хезмәт министрлыгы вәкиле сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсия яше күтәрелгән очракта Россиядә уртача пенсия күләме елына 12 меңгә кадәр үсәчәк. Шулай итеп ул елына 168 меңнән 180 меңгә күтәреләчәк һәм индексация вакытларына бәйле булмаячак.

Хәзер пенсияләр 1 февральдән инфляция дәрәҗәсенә кадәр һәм 1 апрельдән пенсия фондына кергән керемнән чыгып индексацияләнә.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев