Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кырым ярларында уникаль табылдык — икенче гасыр сәүдә судносына тап булганнар

Балаклавадан ерак түгел беренче яхшы сакланган агач суднога тап булганнар. Фаразлар буенча, ул рим периодына карый.

90 метрлар тирәсе тирәнлектә корабның корпусы ята, дип яза Беренче канал.

Галимнәр сүзенчә, судноның агачтан эшләнгән элементлары Кара диңгез суының саклаучан үзлекләре аркасында сакланган. Белгечләр баткан корабның конструкциясен киредән яңартып булыр дип өметләнә. Әлегә табылдыкның яшен якынча гына билгеләгәннәр.

«Тимер якорь судноның икенче-өченче гасырларга каравы турында белдерә. Моны якорьның формасы буенча белергә була. Диңгез төбеннән корабның кайбер өлешләрен күтәргәннәр, хәзер махсус чаралар белән аның төгәл вакытын билгеләргә тырышачакбыз», — дип хәбәр итә Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Лебединский.

Борынгы судноны Нептун экспедициясе әгъзалары тапкан. Ул президент гранты акчасына алып барыла һәм Кырым ярлары буенда баткан объектларны тикшерү белән шөгыльләнә.

Фото: скриншот

http://maydan.tatar/

http://saby-rt.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев