Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кышта балык тоту - үзеңне хәрап итү?

Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар.Балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.

Лаешта Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Иске Пристань тирәсендә балыкчының бозда агып китүе хакында хәбәр килгән.

 

Көчле җил, күз күреме начар һәм буран булуга да карамастан, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм 4нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атны эзләп тапкан һәм һава мендәрендәге судно ярдәмендә яр буена алып чыккан.

78 яшьлек балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев