Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Прайс-лист

Исәнмесез, сайтыбызның хөрмәтле кунаклары! Әлеге биттә сез "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларында ничек итеп реклама яки игълан-белдерүләр бирергә була, дигән сорауга җавап таба аласыз. "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге карамагына "Теләче" газетасы һәм әлеге сайт керә. Әлеге ике мәгълүмат чарасында да сез реклама һәм белдерүләр бастыра аласыз. Безнең белән...

Исәнмесез, сайтыбызның хөрмәтле кунаклары! Әлеге биттә сез "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларында ничек итеп реклама яки игълан-белдерүләр бирергә була, дигән сорауга җавап таба аласыз.

"ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге карамагына "Теләче" газетасы һәм әлеге сайт керә.

Әлеге ике мәгълүмат чарасында да сез реклама һәм белдерүләр бастыра аласыз.

Безнең белән эшләү сезнең өчен бик файдалы, чөнки:

1. "Теләче" газетасы Теләче районында чыгып килүче бердән-бер газета һәм ул күп кенә райондашларыбызның өйләренә атнасына ике тапкыр таратыла.

"Теләче" - иҗтимагый-сәяси газета. Газетаның тиражы хәзерге вакытта 1500 данә. Бер газетаны иң кимендә 2 - 3 кеше укый, шулай булгач "Теләче" газетасының даирәсе (охват) бик киң, район халкының кимендә 30% өлеше безнең газетаны укып бара.

Газетаны, физик затлардан кала, оешмалар да алдыра, димәк, сезнең тәкъдимне җитәкчеләр, аларның урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар да укып кызыксыначаклар.

2. "Теләче" сайты. Хәзерге көндә шунсы ачык - үз бизнесын алып барганда халыкка үз товары турында сөйләү өчен интернет челтәрен кулланмаган эшмәкәрләр бик күп потенциаль клиентларын югалталар. "Теләче" сайтында бирелгән реклама-белдерүләр халыкка бик тиз барып җитә, зур кызыксыну уята - димәк, бик эффектлы реклама.

Чөнки безнең сайтны район, республика халкы яратып укый, без социаль челтәрләрдә актив эшлибез.

Интернетта яшьләр генә утыра, дигән фикер бик ялгыш фикер, безнең күзәтүләр шуны исбатлый - интернетны, мәсәлән, шул ук социаль челтәрләрне яшьләр генә түгел, урта яшьтәге, өлкән яшьтәге кешеләр, авыл халкы, җитәкчеләр - бар да актив куллана, сезнең продуктның файдалары турындагы мәгълүмат безнең сайттан интернет челтәрендә бик тиз таралып сезгә зур файда китерәчәк.

Реклама бирү өчен сез Теләче авылы, Болынлык урамы 6 а йортка килә аласыз, яки әлеге күрсәтелгән мәгълүмат ярдәмендә безнең реклама буенча белгечебез белән элемтәгә керә аласыз:

Элемтәгә керү өчен контактлары:
Тел: 8(84360) 21-3-27
Электрон почта: tulinf@rambler.ru
Эш сәгатьләре: дүшәмбе - җомга 08.00 - 16.00 (12.00 - 13.00 - төшке аш)

"ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгенә караган мәгълүмат чараларында реклама һәм белдерү кую бәяләрен (прайс-листларны) сез әлеге төймәләргә басып күрә аласыз (мәгълүмат яңа биттә ачылачак):

Газета

Сайт

Безгә килү схемасы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев