Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Прокурор Бөгелмәдә укытучы һәм укучы арасындагы низагның аудиоязмасын тикшерергә кушты

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алдында язманың дөреслеген, низагта катнашучыларның шәхесен һәм әлеге вакыйганың башка нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

Татарстан прокуроры Бөгелмә мәктәбендә укытучы һәм укучы арасында чыккан низагның аудиоязмасын тикшерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге язмада педагог яшүсмерне мыскыл итә һәм аңа яный дип фаразлана.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алдында язманың дөреслеген, низагта катнашучыларның шәхесен һәм әлеге вакыйганың башка нечкәлекләрен ачыклау, шуннан соң аңа хокукый бәя бирү бурычы тора.

 

«Моның нигезе булган очракта, прокурор тарафыннан законлы чаралар күреләчәк», - диде Руслан Галиев.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев