Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Роскачество кояштан саклый торган крем сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләгән

Ведомствода моның өчен үз тән тиреңнең тибын белергә кирәклеген аңлаталар.

Кояштан саклану чарасы SPF кремын (кояштан саклаучы фактор) сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм кайсы төбәккә барырга планлаштырылуын исәпкә алырга кирәк. Бу хакта “Россия сыйфат системасы” оешмасы хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Ведомствода аңлатуларынча, бу чараны сатып алучыга үз тән тиресенең кояшта күпме вакытта пешүен белергә кирәк. Аерым алганда, кельт тибы (бик ачык төстә) уртача 20 минут эчендә, ак тәнле Европа кешесе - 30, кара тәнле Европа кешесе - 40, Көньяк Корея кешесе - 50, Азиянеке - 60 һәм африкалының тән тиресе 70 минут эчендә кояшта пешәргә мөмкин.

“SPF кояштан саклану чарасы сылаганнан соң, гадәттәгедән ун тапкыр күбрәк кояшта була аласыз”, - дигән бьюти-индустрия эксперты Екатерина Зәйнетдинова. Шул рәвешле, SPF 15ле крем белән ак тәнле кеше кояшта 7 сәгать 30 минут була ала. Шул ук вакытта балаларга теләсә кайсы очракта да SPF 50 кремнары белән кулланырга киңәш ителә.

“Россия сыйфат системасы” оешмасы белгечләре Мәскәүдә SPF 4-10, ә Төркиядә иртәдән кояш кыздыру сәбәпле, анда SPF 20-30 кремнарын кулланырга киңәш итә. Екатерина Зәйнетдинова шулай ук SPF кремын куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Аерым алганда, шуны истә тотарга кирәк: алар билгеле бервакытка исәпләнгән.

 

Мәсәлән, диңгез суында коенганда кремны һәр ике-өч сәгать саен яңадан сөртергә кирәк, бигрәк тә кояш тиз пешерә торган урыннарга (кул, иңбашы, бит). “Бу кремны күпләр яратканча пляжда түгел, ә кояшка чыкканчы 30 минут кала сөртергә кирәк.

SPF кремын кулланганнан соң гади су белән генә түгел, ә сабын яки гель белән юып төшерергә киңәш ителә. Аннары кызынудан соң яки дымландыра торган крем кулланырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X