Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Роспотребнадзор Хаҗ кылучылар өчен йогышлы авырулар куркынычы турында белдерде

Ел саен меңләгән хаҗи килә торган Согуд Гарәбстаны коронавирус һәм менингококк инфекцияләре буенча уңай халәттә түгел. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

“Дөньяда коронавирус инфекциясе таралган. Иң күп очраклар Якын Көнчыгыш белән бәйле. Болар Иордания, Катар, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре. 2012 елдан башлап, барлыгы 2 мең очрак теркәлгән һәм шул көннән бүгенгә кадәр алар арасында 800 үлем очрагы”, - дип белдерде Авдонина.

Ул, шулай ук, Согуд Гарәбстанына җыенучыларга менингококк инфекциясенә каршы прививка ясату мәҗбүри икәнен дә билгеләп үтте.

Монннан тыш, Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе белдергәнчә, Россия туристлары арасында иң популяр булган ил – Мисырга Денге бизгәге, кош гриппы, көнбатыш Нил бизгәге хас.

Денге бизгәге эссе илләрдән иң еш йоктырып кайта торган авыру. Соңгы 15 елда Бразилия, Колумбия, Вьетнам, Мексика, Коста-Рика, Филиппин, Һиндстан, Таиланд, Шри-Ланка һәм Малазиядә әлеге авыру очрагының шактый артуы күзәтелә.

Россия Федерациясенә Денге авыруын туристлар Таилдандта, Вьетнамда, Һиндстанда, Индонезиядә һәм Доминика Республикасында йоктырып кайта.

Туниста менингококк инфекциясен йоктырырга мөмкин. Әлегеавыруның инкубацион чоры 3 көннән алып 14 көнгә кадәр. Дымлы климатлы, эссе илләргә ялга җыенганда моны һәрчак истә тотарга кирәк, дип белдерде Любовь Авдонина. Авыру үзен туган илгә кайтып, берничә көн узгач сиздерергә мөмкин.

Оксана Романова

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев