Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Роспотребнадзор кызуда эш көнен кыскартырга тәкъдим итә

Күзәтчелек ведомствосы температура 32,5 градустан югары булганда ачык һавада эшләү куркынычы турында кисәтә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россиянең күпчелек өлешендә кызу һава торышы урнашу сәбәпле, эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим итә.

Эш бинасында температура 28,5 градус булса, эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тәкъдим ителә. Әгәр дә 29 градус икән, ике сәгатькә. Температура 30,5 градуска җитсә, дүрт сәгатькә кыскарту мөмкинлеге карала.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, температура 32,5 градустан югары булганда, ачык һавада эшләүне тәкъдим итми. Ведомство андый эшләрне салкынчарак булган иртәнге яки кичке якта эшләргә күчерергә кирәклеген җиткерә.

Ачык һавада эшләүчеләргә 32,5 градус һәм аннан да югары температура булганда 15 – 20 минут эшләгәннән соң салкынча җирдә 10 – 12 минут ял итеп алу киңәш ителә. Шулай ук Роспотребнадзор организмны сусызлыктан, тоз һәм микроэлементларны югалтудан сакларга кирәклеген искәртә.

Температура 30 градустан артканда, ярты сәгать саен кимендә ярты литр су эчеп торырга кирәк.

Фото: Михаил Захаров

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X