Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Россиядә шиплы резинаны куллану вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр

«Автодор»да Россиянең үзәк өлешендә шиплы резинаны куллану вакытын бер ярым тапкыр киметергә тәкъдим итәләр.

«Автодор» компаниясе белгечләре шиплы резинаны куллану вакытын киметергә һәм әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф кертергә тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Экспертлар китергән мәгълүматлар буенча, Россия юлларына кышкы чорда 90 процент зыян килә. Шул ук вакытта, сәгатенә 70 километрдан артык тизлек белән йөрергә рөхсәт ителгән трассалар аеруча зур зыян күрә.

«Автодор» вәкилләре Россиянең үзәк өлешендә юл өслегенә килгән зыянны киметү өчен шиплы резинаны куллану вакытын хәзерге 273 көннән 188 көнгә калдырырга тәкъдим итә. Бүгенге көндә шиплы резинаны сентябрь башыннан май ахырына кадәр кулланырга мөмкин.

Аналитиклар фикеренчә, башка төбәкләрдә җирле климатик шартлар нигезендә үз нормаларын кертергә һәм аларны закон белән беркетергә кирәк. Алар шиплы резинаны рөхсәт ителгән вакыттан тыш кулланган өчен административ штраф билгеләргә тәкъдим итә.

 

Моннан тыш, юл өслегенең яхшы сакланышын тәэмин итү өчен кышкы чорда автомобильләр хәрәкәтенең максималь тизлеген барлык төрдәге юлларда да сәгатенә 70-80 километрдан да арттырмаска киңәш итәләр.

«Автодор»ның матбугат хезмәтендә әлеге чараларны кабул итү кирәклеген кышкы чордан соң зур зыян күргән юлларны ремонтлау өчен җитди акчалар таләп ителүе һәм «юл өслегенең сакланышы белән идарә итү системасына карата бердәм алым» булдыру ихтыяҗы белән аңлаттылар.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев