Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Россиялеләр арасында иң киң таралган аллергия ачыкланды

Россиялеләрдә аеруча киң таралган аллергия үсемлекләргә дип табылган.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруларга нигезләнеп, россиялеләрдә иң еш очрый торган аллергияне ачыклаганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиялеләрнең 60 проценты фикеренчә, начар экология аллергия китереп чыгара. Моннан тыш, гражданнарда үсемлекләргә аллергия аеруча киң таралган (26%).

Тикшерү мәгълүматларына караганда, респондентларның 60 проценты кешенең аллергия үсешенә начар экология тәэсир итә дип саный. Башка сәбәпләр арасында россиялеләр продуктларның начар сыйфатлы булуын (42%), аллергиянең нәселдән килүен (41%) һәм иммун системасы начар булу аркасында (40%) дип атаганнар.

Сораштыру күрсәткәнчә, аеруча киң таралган аллергия - үсемлекләргә (26%). Респондентлар арасында 25 проценты - даруларга аллергик реакцияне атаган, тузан һәм нинди дә булса азык-төлеккә - 22 процент, йорт хайваннарына - 12 процент.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X