Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Саран кешенең башы авырта

Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.

Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.

Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.

Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.

Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.

Саран кешеләрнең – башлары, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.

Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.

“Юк” дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.

Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.

Кешенең баш миен өйрәнүче Норвегия галимнәре фикеренчә, көндәлек рационда ике аш кашыгы май куллану баш мие, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, организмны шлаклардан чистарта, иммунитетны ныгыта икән.

Зәйтүн мае. Бу майны кулланганда аның әчелегенә игътибар итәргә кирәк. Ул шешәнең этикеткасына язылган була. Май никадәр әче булса, аның сыйфаты шулкадәр түбәнрәк (0,8 проценттан артмаска тиеш). Зәйтүн мае кан тамырларын чистарту үзлегенә ия. Башка майлардан аермалы буларак, кыздырганда концерогеннар бүленеп чыкмый.

Кабак маенда цинк элементы күп. Тестостерон гормоны барлыкка килсен өчен цинк матдәсе булган ризыклар ашарга куша белгечләр, димәк, ир-атларга бик файдалы. Иммунитетны күтәрә, вируслы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра торган селен матдәсе дә бар кабак маенда. Салатлар өчен яхшы, ләкин кыздырырга ярамый.

Кукуруз мае организмда холестеринны җайга сала. Баш мие эшчәнлеге өчен файдалы, йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк булган РР витамины бар.

Горчица маенда А, D, Е, К ,В группасы витаминнары бар. Май микробларны юкка чыгару сәләтенә ия, салатларга кушарга була. Горчицаның төренә карап, маенда да кеше организмында таркалмый, ә күзәнәкләрдә җыела торган кислотаның чамадан тыш күп булганнары да очрый. Шуңа да артык күп кулланырга киңәш итмиләр. Җылыту сәләтенә ия булганга, тәннәрне ышкырга, массаж ясаганда кулланырга була.

Киндер мае иң түбән калорияле май булып санала. Организмны чистарта, чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, бавыр эшчәнлеген яхшырта, гастриттан, эч катудан, әче килүдән дәва, суалчаннарны чыгара. Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталары балыкка караганда да күбрәк. F, A, E, B, K витаминнары, яшелчә, җиләк-җимештәге нитратларны юкка чыгара торган тиопронин антиоксиданты бар. Әлбәттә, салатлар өчен дә бик тәмле.

Кунжут маенда кальций күп. Көмәнле вакытта, гормоннар эшчәнлеге бозылганда эчү файдалы. Организмнан тозларны чыгара, калкансыман биз авыруларына дәва. Кан оючанлыгын арттырганга, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләргә куллану киңәш ителми.

Әлеге киңәшләрне куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.
Чыганак :СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ СЕЗГӘ |БУДЬТЕ ЗДОРОВЫ|ТАТАРСТАН
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X