Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

СМСка җавап бирсәң - талыйлар!

Мошенниклар акча суыруның яңа алымнарын уйлап таба.

Башкортстанныӊ Октябрьсикий шәһәрендә яшәүче берәүнең телефонына шундый эчтәлекле хәбәр килә. «Электрик Ф. для вас ммс: smsbf.me/390» Ул әлеге сылтанмага баса. Берничә минуттан танышлары шалтырата башлый, чөнки аларга шушы телефоннан начар смслар килә. Аның хуҗасына хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый.

Бераздан ул шушы телефондагы "Сбербанк онлайн" битенә керә һәм аннан акча югалуына тап була. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатыла.

Бу чорда интернет, телефон мошенникларның активлашуы күзәтелә. Социаль челтәрләрдә күптән аралашмаган танышыңнан: "Привет! Как дела?" - дигәнрәк хат килеп төшсә, бу инде алардан беренче сәлам килде дигән сүз.

Тагын бер төре - "Привет, взгляни на ее новые фото", ары таба күрсәтелгән сылтанма белән керсәң, әзер бул - син акча караклары тозагында.

Бу очракта кичекмәстән банк картасына блок куярга һәм хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев