Су күтәрелер, ә балык кайтырмы? Белгечләр төрле киләчәк юрый
Россия балыкчылары чаң суга: кайбер балык төрләре куркыныч дәрәҗәдә кими, ә кайберләре сулыклардан бөтенләй юкка чыккан. Күптән түгел генә Генераль Прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча баш идарәсе җитәкчесе Анатолий Паламарчук еллык киңәшмә вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, яз көне Идел елгасында су кимү сәбәпле, рус мәрсин балыгының уылдык чәчү урыннары – 80, укбашныкы (севрюга) – 40, ә кырпыныкы (белуга) 92 процентка кимегән. Балыкларның кайбер төрләре (алар арасында Идел сельде дә бар) исә, уылдык чәчү урыннарына керә алмау сәбәпле, бөтенләй юкка чыккан. Анатолий Паламарчук фикеренчә, бу ел Идел өчен һәлакәт үк булмаса да, шуңа бик якын. Ә балык хуҗалыгы өчен бу чыннан да экологик афәт булырга охшаган.
Хәлләр, чыннан да, шулай мөшкелме? Татарстан сулыкларында нинди вазгыять хөкем сөрә? Киләчәктә елга-күлләребез ятим булып, балыксыз калмасмы? Татарстан балыкчылары һәм белгечләр бу хакта нинди фикердә? “ВТ” хәбәрчесе әнә шушы сорауларга җавап эзләде.
Белгечләр әйтүенчә, болай да аз санлы булган кырпы, мәрсин, чөгә, акбалык язгы сусызлыктан бик зур зыян күргән. Шулай ук җәен һәм судак та кимегән. Аның каравы авыру һәм ашау өчен яраксыз булган башка төрле балыклар барлыкка килгән. Устар (чуйка), ротан, мәсәлән. Волгоград һәм Әстерхан өлкәсеннән ара-тирә балыклар үлү турындагы хәбәрләр килеп тора. Дагыстан республикасында, Тамбов өлкәсендә дә, балыкларның күпләп һәлак булуы сәбәпле, тикшерү эшләре бара.
Бездәге балыкчыларның да кәефләре шәптән түгел. Татарстанның Балык спорты федерациясе рәисе Олег Гарипов Иделдә су кимүне экологик һәлакәт дип бәяләде.
– Хәзерге вакытта Иделдә эре балыклар бар әле, тик ике-өч елдан соң, быелгы уылдыктан үскән балыклар товар хәленә килеп җиткәч, балык тоту бермә-бер кимеячәк, – дип саный ул.
Балык тотуда 50 еллык тәҗрибәсе булган Илдус Галиев фикеренчә, суның кимүе, уйнавы – балык хуҗалыгына зыян сала торган иң зур фактор. Аның зыяны ятьмәләр белән һәм тиешсез урыннарда балык тотуга караганда да, хәтта заводларның сулыкларга вакыт-вакыт аккан калдыклары белән чагыштырганда да күбрәк, дип саный ул.
– Һәр балык уылдыгын билгеле бер тирәнлектә чәчә. Моның өчен кайсысыдыр – ташлы урыннарны, кайсыдыр камышлыкны сайлый. Кайсынадыр 2 метр тирәнлек булу кирәк. Шушы биеклек булмау кайбер төр балыкларның саны кимүгә китерә, әлбәттә. Уылдык чәчкән очракта да, тиешле су күләме булмау сәбәпле, ул яр кырыенда калып кибә. Аннан соң су кимегәч, балык чокырларга җыела. Моннан кайбер балыкчылар да оста файдалана. Ятьмәләр куеп, күбрәк балык тотуга ирешә. Бу да балык санын киметә, – ди Илдус Галиев.
Шулай да балыкчы, табигать ул барыбер үз балансын югалтмый, дигән фикерен дә җиткерде.
– Табигатькә богау салып куеп булмый. Быелга охшаш хәлнең моңа кадәр дә булганы бар иде бит инде, – дип, 2010 елдагы корылыкны искә төшерде. Исегездә булса, ул чагында да Куйбышев сусаклагычындагы су күләме, бу дәрәҗәдә үк булмаса да, шактый кимегән иде.
Балыкларны саклау, контроль һәм күзәтү идарәсе җитәкчесе Виталий Молоков та шундый фикердә тора булып чыкты. “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә ул, балыклар юк дип, артык борчылмаска киңәш итә.
– Иделдә балыклар булачак. Бу – кабат булдырыла торган ресурс. Моның өчен бары тик күпмедер вакыт кына кирәк, – дигән ул.
Төп сәбәп – кеше факторы
Белгечләр әйтүенчә, зур сулыкларда кырпы, укбаш, мәрсинне тоту болай да тыелган. Аның каравы күп кенә сулыкларда еллар дәвамында яңадан торгызылган һәм саннары арттырылган байлык эшкә салкын караш аркасында юкка чыккан.
Хәер, оста балыкчылар балыкларның аерым төрләренең кимүен берничә ел күзәтә икән инде.
– Коточкыч дәрәҗәдә кимемәсә дә, элеккеге еллар белән чагыштырганда, балык хәзер, чыннан да, азрак, – ди Илдус Галиев. – Моңа күпмедер дәрәҗәдә тыелган урыннарда балык тоту, экологик сәбәпләр китерде. Әйтик, “Балтач” сөт-май комбинатының чистарту корылмалары тиешле күләмне чистартып өлгерми. Шуның аркасында төрле төсләргә кергән Шушма елгасында җәй көне балыклар агулана. Бу мәсьәлә безне бик борчый. Закон буенча, эре оешмалар табигатькә китергән зыян өчен 100 мең сум штраф белән котыла. Миллионнар түгеп, чистарту корылмалары төзегәнгә караганда, бу юл отышлырак бит.
Илдус Галиев фикеренчә, балык саны кимүгә соңгы елларда бик нык арткан балыкчылар үзләре үк гаепле.
– Мин кечкенә чакта балык тотучы берничә өлкән агай бар иде. Калганы – малай-шалай. Ә хәзер олы һәм урта буын бик күп йөри. Элек Шушма елгасында зәңгелә (карабалык) дигән балык күп иде. Менә ул кимеде хәзер. Хәер, гел кими дип кенә дә әйтеп булмый. Мәрсин балыгы бездә дә тыелган. Ә менә Киров өлкәсендә 2016 елның сентябреннән башлап 42 сантиметрдан зуррак булган мәрсиннәрне тотарга рөхсәт ителде. Нократ елгасында тотарга ярый, димәк, монда мәрсин семьялыгына кергән балыклар ишәйгән, дигән сүз. Без үзебез судак, сазан, кушбаш тотабыз. Кушбашны күңел өчен генә аулыйм. Беркайчан да алмыйм. Тотам да җибәрәм. Кыш көне Кама, Иделгә йөрибез. Ял көннәре гадәттә гел шунда уза, – ди тәҗрибәле балыкчы.
Моннан тыш, балыклар кимүгә совет заманында төзелгән буалар (плотиналар) да сәбәп булган. Алар аркасында мәрсин һәм кырпы балыклары уылдык чәчү урыннарыннан мәхрүм калган. Шулай ук сәнәгать дәрәҗәсендә балык тотуны да берничә елга булса да туктатып торсалар, балыклар күбәер иде, дип саный балыкчылар.
Үзе баланска китерә дип, табигатькә генә дә кайтарып калдырырга ярамый, димәк. Күреп торабыз, кеше факторы да зур роль уйный.
Татарстанның Балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте советы рәисе, ихтиолог Илһам Садыйков фикеренчә, бу хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк.
– Безнең уебызча, быелгы су кимүдә балыкларның кыйммәтле төрләренә зыян килде. Хәтта шундый хәлдә дә сәнәгать дәрәҗәсендә балык тотуны тыймадылар бит. 1937 елда моның өчен терәп атарлар иде. Берәр бабай рөхсәт ителгәннән зуррак балык тотса, штраф түләттерәләр, ә монда табигатькә күпме зыян салынып та, бернинди чара күрелми. Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш, дип саныйм. Әгәр киләсе елга да шундый хәл кабатланса, 2-3 елдан бөтенләй балыксыз калуыбыз бар, – ди Илһам Садыйков.
Быел уылдыкларын соңрак чәчтеләр
Шулай да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр алай ук начар түгел, ди Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы белгечләре. Һәм алар алып барган күзәтүләр күпчелек фикереннән аерыла булып чыкты.
Институт җитәкчесе Раил Таиров сүзләренә караганда, Идел елгасының суы кимү аркасында, балыклар үлү күзәтелмәгән.
– 15 майга кадәр Жигулевск ГЭСының буасы аша уза торган су күләме тиешле нормада булды. Моннан тыш, быел Куйбышев сусаклагычы акваториясенең күпчелек өлешендә төп балыклар (корбан балыгы, чабак, густера, судак, сазан һәм башкалар), башка еллар белән чагыштырганда, уылдыкларын соңрак чәчте. Моңа су күләме генә түгел, һава температурасының да түбән булуы сәбәпче иде. Шуңа күрә балыклар, уңышлы вакыт көтеп, уылдыкларын 26 майдан соң гына чәчә башлады. Бу вакытта инде уылдык чәчә торган урыннар да су белән тулган иде. Шул ук вакытта Куйбышев сусаклагычында су күләме кимүнең аерым бер төр балыкларга ничек тәэсир итүен көзен генә билгеләп булыр. Моның өчен яшь балыклар санын узган еллар белән чагыштырып карау кирәк булачак, – диде ул безгә.
Раил Таиров әйтүенчә, хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында 56 төрле балык яши. Безнең сулыкларның төп хуҗалары – корбан балыгы, судак, сазан, чабак, густера, чуртан, кәрәкә, чехонь, берш һәм алабуга.
Бу мәсьәләдә метеорологлар да тынычлык саклый. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтүенчә, Иделдә уылдык чәчү соңрак башланды, әмма бу җитди нәтиҗәләргә китермәскә тиеш. Дөрес, Сергей Захаров та башлыча Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы белгечләре фикеренә таяна.
Киләчәк турында кайгырту
Юкны бар итеп булмаса да, кимегәнне арттырып була әле. Моның бер юлын белгечләр, балыкларны үрчетеп, сулыкларга җибәрүдә күрә.
Лаеш районында “Биосфера – Фиш” балык үрчетү комплексы бар. Татарстанда бу – мондый дәрәҗәдәге бердәнбер завод. Биредә елына 1 млн чөгә маймычы җитештерелә. Моннан тыш, тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин балыгы үстерергә ниятлиләр. Балык үрчетү буенча баш белгеч Хорхе Филамено да мондый заводларның саны күбрәк булырга тиеш дип саный.
– Мәрсин балыгы тирәсендәге вазгыять аеруча начар. Аларның санын, бердән, маймычларын сулыкларга күбрәк җибәреп арттырып була. Икенчедән, балык тоту культурасын камилләштерергә, законнарның үтәлешен контрольдә тотарга кирәк, – ди ул.
Балык үрчетү буенча балтачлылар да зур эшләр башкара икән. Оста балыкчы, балык үрчетү эшләре буенча башлап йөрүче Алмаз Фазылҗанов, өч ел дәвамында Кама елгасына барып, район бөяләрен балык белән баета. Шушы еллар эчендә алар моңа кадәр район сулыкларында булмаган балык төрләрен (чуртан, бәртәс, кызылканат) үрчеткәннәр.
– Элек Кама елгасында судак күп тә, эре дә иде. Хәзер алар азайды һәм вакланды. Калган балыкларга зыян килмәде. Уылдык сала торган вакытта ятьмә белән балык тоту аларның санын бик киметә, әлбәттә. Минем уйлавымча, быел Идел, Камада уылдык чәчкән балыкның 10 проценты гына исән калгандыр. Без моның ни дәрәҗәдә зур зыян салынуын киләсе елларга тагын да ныграк сизәчәкбез әле. Районда балык санын арттыруга бик зур көч куябыз. “Киләчәк турында кайгырту” акциясенә кушылырга теләүчеләр дә күп. Бу елларда районга 1 мең чуртан кайтты. Гел үзебезнең кулда булса, без сулыкларны алтын итеп тотар идек. Кызганыч, барысы да безнең кулда гына түгел. Рөхсәтсез балык тотып, еллар буе тырышлык куеп булдырганны да юкка чыгарырга мөмкиннәр, – диде Алмаз Фазылҗанов.
Фото: tatar-inform
https://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев