Суга сусаган куянның сөте булмый
Куян – үстерү өчен бик җайлы хайван. Озынколакларны үрчетү өчен зур урын кирәк түгел. Куянның җылы тиресе аны салкыннан саклый. Шүңа күрә аны урамга куелган ояда да үрчетеп була. Куян төрле яшел үлән, каты һәм сусыл ризык ашый. Әгәр дә аны дөрес тәрбияләсәң, куяннан 1 кило ит алыр өчен, мөгезле эре терлеккә караганда, 2-3 тапкыр әзрәк азык китә.
Куян тиз өлгерә, шул ягы белән аеруча отышлы. Әйтик, Калифорния токымы 4 айда чалырлык булып җитешә. Озынколаклар елга дүрт-биш тапкыр бала китерә. Бер балалаганда 9-11не. Якынча исәпләүләр буенча, бер ана куян елына 45-50 куян баласы алып кайта. Куян түшкәсе уртача 3 кило. Бер ел эчендә бер куяннан 1 цетнерга якын ит алып була.
Куяннарның барысын да бер ояда асрарга ярамый. Бигрәк тә токымда нәни балалар булганда. Балалыйсы куянга аерым караңгы бүлмә кирәк. Балалар туып ике-өч ай узгач, ата куяннарны аерым, аналарын аерым ояга күчерәләр. Куяннар тирес өстендә утырмый, йомышларын теләсә кайда түгел, ә билгеле бер урында гына үти.
Ана сөтен эчеп үскән куяннар тиз үсә. Куян сөте составында 15% аксым, 10-20% май, 2% шикәр һәм 2,5% тозлы минераллар бар. Аз гына сусасалар да, озынколакларның сөте бетә.
Ашатуга килгәндә, бер куян тәүлегенә әз-әзләп 70-80 тапкыр ашый. Экономияле вариант – арпа. Озынколаклар тизрәк үссен дисәгез, куяннар алдыннан ризык белән суны өзәргә ярамый. Бала ашатучы куяннарга сусыл силос файдалы. Ул сөт чыганагы булып тора.
Куян ите тавык ите кебек йомшак һәм җиңел. Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе хроник авырулары вакытында ашарга кушалар. Шулай ук куян ите организмга эләккән радиация күләмен дә киметергә сәләтле. Куян итенең файдалы үзлекләре дүрт айга кадәр генә саклана, аннан соң анда нитратлар һәм башка төрле зарарлы матдәләр туплана башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев