Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

ТАНЫШ ТҮГЕЛ НОМЕР ШАЛТЫРАТКАНДА "ДА" ДИМӘГЕЗ!

Сүзне башлар алдыннан сорыйк әле: Сез трубканы алганда нәрсә дип әйтәсез? Нинди сәер сорау бу дисезме? Бер дә сәер түгел. Ни өчен икәнен хәзер аңлатабыз. Телефон аша аралашканда әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне башлый торган гап-гади сүзләр әллә нинди бәлалар китереп чыгара ала икән бит!

“Да” дисәң нәрсә була?

Белгечләр чаң суга: “Таныш түгел кешеләр шалтыратканда “да” дип әйтмәгез. Ә бу хәлләрнең сәбәбе бар һәм ул бик җитди: аферистлар безнең тавышларны яздырып ала.  Бу турыда Infosecurity Softline Companyның стратегик коммуникацияләр буенча директоры Александр Дворянский менә нәрсә ди:

Аферистлар төрле кешеләргә шалтыратып, аларның биометрияләрен – тавышларын яздырып ала. Аннан аны начар максатларда файдалана ала. Мәсәлән, банклар белән эш иткәндә.

Дворянский әйтүенчә, афреистта “да”, “я потверждаю” кебек сезнең тарафтан әйтелгән сүзләр җыелмасы булса, ул сезнең исәптән банкка акча күчертә ала. Моннан тыш, әлеге алдакчылар кешеләрнең тавышлары тупланган базаны сата да икән.

 

Нишләргә?

Шуңа күрә белгечләр таныш түгел номердан шалтрату килгәндә “алло” дип җавап бирергә киңәш итә. “Алло” дип әйтү хәерлерәк”, –  ди алар.Яки саф татарча “әйе” дип эндәшегез! Караклар арасында татарлар юктыр дип өметләнеп калабыз!

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев