Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз булачагы турында кисәтә

Иртәгә, 16 июльдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Боз явуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Яшенле яңгыр вакытында секундына 17 – 22 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил исәчәк. Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан артмаячак.

Моннан тыш, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан төшәчәк, диелгән идарнең һава торышы турындагы хәбәрендә.

 

Төнлә һава температурасы 15тән 20 градуска кадәр җылылыкта, көндез исә җылылык 27 – 32 градус булачак.

Фото: архив

 Чыганак https://tatar-inform.tatar

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X